Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Хезмәт төбе - хәзинә

14 ноябрьдә Акъяр авылы мәдәният йортында 2019 ел Татарстаныбызда эшче һөнәрләр елы уңаеннан “Хезмәт төбе - хәзинә” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә булып узды, - дип яза редакциягә Акъяр АМЙ җитәкчесе Рамилә Халикова.


 Кичәдә “Ак калфак” оешмасына кергән татар авылларыннан гомерләрен төрле өлкәләрдә эшләп үткәргән кешеләр катнашты. Бу -Шахмайдан күп еллар элемтә бүлеген җитәкләгән Роза Зыятдинова; Чаллы Башыннан гомер буе механизатор булып эшләгән Сәгыйт Сөнгатуллин; Акбүре һәм Чертуш авылларыннан күп еллар мәдәният йортларында хезмәт куйган ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Рәхимов һәм Гөлшат Җиһангировалар; Тубылгы Таудан көн – төн дими, авылдашлары сәламәтлеген кайгыртып гомер иткән биш бала анасы Гөлнур Гатина; Сөлчәбаштан бер үк вакытта клуб мөдире, кибетче һәм савымчы хезмәтләрен башкаручы Гөлнара Ломанова; 34 ел Шахмай – Акъяр мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан Рәмзия Фәрхаева; район үзәгеннән1983 елда Яңа Чишмә районы оешкач юллама  белән безгә килеп озак еллар халык контроле бүлегендә һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәт куйган Максут Зыятдинов һәм Ринат Зайдаровлар килгән иде. Бәйрәм хуҗасы Рамилә Халикова аларның һәрберсен тамашачыга бик үзенчәлекле итеп тәкъдим итте. Катнашучыларыбыз хезмәт батырлары гына түгел, сәхнәдә дә бик матур чыгыш ясадылар. Һәрберсенең чыгышында төпле фикер, акыллы киңәш, шул ук вакытта җор теллелек һәм юмор ачык сизелә иде. Алар узган хезмәт юллары турында искә алдылар, җырладылар да, һөнәрләргә багышланган кроссворд та чиштеләр.   Ретро җырлардан торган “Көйне танып белү”, “Әдәби әсәр геройлары” да төрле һөнәр ияләренә багышланган иде. Хәзерге заман яшьләренә һөнәрне дөрес сайларга, заманча эш коралларында эшләргә өйрәнергә, эштән курыкмаска, үҗәт булырга, эшне яратып, чын күңелдән башкарырга киңәш иттеләр.  Кичәдә Илназ Шәйхетдинов, Илсөяр Дәүләтшина, Гөлфәния Ганиева, Рамилә Халикова, “Акъярым” төркеме  матур җырларын, ә Әнисә Таһирова татар халык биюен бүләк иттеләр. Соңыннан аккалфаклылар сәхнә түренә күтәрелеп үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм мул чәй табыны янында дәвам итте.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев