Хокук белеме мәктәбендә яңа уку елы
Гадәт буенча октябрьдә Өченче яшь университеты пенсия яшендәге кешеләр өчен үз ишекләрен ача. Район китапханәсендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова катнашында Хокук белеме мәктәбендә яңа уку елын ачу чарасы булып узган.
Луиза Исхакова үткәрелә торган дәресләрнең актуальлеген билгеләп үткән һәм тыңлаучыларга укуда һәм алган белемнәрен практикада куллануда уңышлар теләгән.
Клиентлар белән эшләү хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Лилия Хираҗева да шулай ук барысын да яңа уку елы белән котлаган һәм уку-укыту программасы белән таныштырган. Әлеге программа буенча расписаниегә туры китереп хокук саклау , нотариус, суд органнарыннан һәм башка лекторлар дәресләр (укулар) үткәрәчәкләр. Беренче укулар октябрь ае башына планлаштырылган. Бу турыда пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Анастасия Козлова хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев