«Хәрәкәттә - бәрәкәт 2022» республика конкурсы дәвам итә
Акциядә 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнаша алдылар.
Яңа Чишмә районын 1956 елда туган Светлана Пьянзина тәкъдим итә.
Барлыгы өч район вәкилләре җиңү яулаячак.
Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнәчәк:
- Районнарның берсендә җиңүче судьялар коллегиясенең оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;
- Икенчесендә - җиңүче ВКонтакте социаль челтәрендәге иң күп лайк җыйган видеороликларны карап билгеләнәчәк;
- Өченче районда җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләнәчәк (муниципаль районның номеры алфавит тәртибендә барачак).
Безнекеләр өчен тавыш бирик! Аңа уңышлар телик! Җиңүгә өметләнәбез!
Тавыш бирү өчен түбәндәге сылтамага басыгыз: https://vk.com/wall-210986131_34
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев