Кичә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында күңелле чара булып узган
6 июньдә илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә, аны шулай ук Россиянең Пушкин көне дип тә атыйлар.
Шул уңайдан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан чара булып узган. Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте. Балалар Пушкинның әкият иленә сәяхәт кылганнар, төрле биремнәр үтәгәннәр: әкият геройларын дөрес билгеләгәннәр, табышмакларга җаваплар тапканнар, әкият геройларын сүзсез генә аңлатканнар, шигырьләр язуда ярышканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев