"Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда" Әниләр көненә багышланган "Килен каенана туфрагыннан" исемле кичә булып үтте. Очрашуга Шахмай авылының кайнана килен, килен кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп, үзара тату, матур яшәүче гаиләләр чакырылган иде.
Авыл җирендә һәркемнең гаиләсе, тормышы уч төбендәге кебек ярылып ята. Кемнең ничек яшәгәне, кемнең кем икәнлеге монда берәүгә дә сер түгел. Һәр авылның - үз уңганнары, атаклы кешеләре, үрнәк гаиләләре бар. Әледән-әле туйлар узып тора, авылга киленнәр төшә. Шактыйлары, элеккедән килгән гореф-гадәт буенча, төп йортта калып, кайнана-кайната белән тату гомер итәләр, балалар үстерәләр. Андый гаиләләр Шахмай авылында бихисап. Шунысы куанычлы, соңгы вакытта яшьләр дә авылда калып, кайнана-кайнаталар белән бергәләп матур гына яшиләр. Димәк, авыл яши, яшәрә, буыннар чылбыры өзелми.
Кичәдә шундый 4 үрнәк гаилә катнашты: ныклы татар гаиләләренә хас булганча, батырып эшли, бер-берсен санлап 32 ел яшәүче Рәйсә - Лидия Миннебаевалар, 30 ел бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүче Илһамия - Гүзәлия Илаловалар, тыйнак, ярдәмчел, искиткеч гаилә, 30 ел бергә торучы Рәшидә - Миләүшә Мифтахетдиновалар, кунакчыл, иманлы, тырыш гаилә, 27 ел бергә гомер итүче Зәкия - Гөлзидә Гарифуллиналар. Бу йортларда гаилә учагын суытмыйча, килен белән кайнаның әниле-кызлы кебек яшәүләренә сокланмый мөмкин түгел.
Кичә барышында кайнаналар һәм киленнәр тату яшәү сере белән уртаклаштылар, гаиләдәге матур мизгелләрне искә төшерделәр.
Авылыбызның бу күркәм гаиләләре өчен сөенеп куйдым. Кайнана-килен - тормыш матурлыгы. Килен белән кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Бу - аларга Ходай бүләге.
Кичә ахырында хатын-кызлар советы рәисе Гөлназ Нуруллина барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте.
Гөлнар Сабирова,
музей мөдире
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев