Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Китап дөнья күрде

Уфа типографиясендә нәшер ителгән "Алар илгә Җиңү алып кайтты" дип аталган 900 данә китап безнең районга кайтты.

Бу китап - Татарстанда туып үскән һәм шуннан чакырылып, Икенче бөтендөнья сугышында катнашып, илгә Җиңү яулап кайткан якташларыбызга рәхмәт билгесе. Шушы томның эченә Яңа Чишмә районыннан чыккан 2956 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.
Исемлеккә Бөек Ватан сугышында (1941-1945) гына түгел, фин сугышында (1939-1940) һәм башка хәрби бәрелешләрдә (1939-1945) катнашкан сугышчыларның исем-фамилияләре дә кергән.
Исемлекләр сугышта һәлак булуы яки хәбәрсез югалуы турында мәгълүмат алынган солдат һәм офицерларны кертмичә, хәрби комиссариатлар тарафыннан чакырылучылар исемлегенә нигезләнеп төзелгән.
"Хәтер китабы" редакциясе Яңа Чишмә районы хакимиятенә, шушы томны төзүдә булышлык күрсәтүчеләргә - хәрби комиссариат, ЗАГС, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, авыл, район китапханәчеләренә, архив хезмәткәрләренә, иҗтимагый оешмаларга рәхмәт белдерә. Мәгълүмат җыю, исемлекләрне чагыштыру буенча эшкә юнәлеш бирүче Яңа Чишмә районы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймовка аеруча рәхмәт.
Китаплар разнарядка буенча барлык мәктәпләргә, китапханәләргә, авыл җирлекләренә бүлеп биреләчәк һәм һәркем әтиләре, бабалары, туганнары турында китаптан укып белә алачак. Әгәр кимчелекләр һәм өстәмәләр булса, түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: 420015, Казан шәһәре, Тельман урамы, 5 йорт, "Хәтер китабы" редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев