Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Китап күңел үстерә

    Халкыбызның уникаль сәнгать җәүһәрләрен җыю, туплау һәм аерым китап итеп бастыру белән хөрмәтле Мидхәт Газыймов инде күптәннән шөгыльләнә. Быел аның тарафыннан тупланган "Хәтер тамчылары" дип аталган алтынчы бәетләр җыентыгы дөнья күрде. Акбүредән әлеге китапка 11 авылдашыбызның бәете кертелгән. Шул уңайдан, Акбүре авылы "Буыннар мирасы" музеенда китапны тәкъдир итү кичәсе уздырылды....

    Халкыбызның уникаль сәнгать җәүһәрләрен җыю, туплау һәм аерым китап итеп бастыру белән хөрмәтле Мидхәт Газыймов инде күптәннән шөгыльләнә. Быел аның тарафыннан тупланган "Хәтер тамчылары" дип аталган алтынчы бәетләр җыентыгы дөнья күрде.
    Акбүредән әлеге китапка 11 авылдашыбызның бәете кертелгән. Шул уңайдан, Акбүре авылы "Буыннар мирасы" музеенда китапны тәкъдир итү кичәсе уздырылды. 2015 елның 11 декабрендә рәсми рәвештә ачылган музейда бу район күләмендә уздырылган икенче чара. Тәкъдир итү кичәсенә Мидхәт Гариф улы һәм бәетләр китабына кертелгән авторлар чакырылган иде. Чара башланганчы, үз вакытларын һәм гаиләләрен калдырып, республикабызның төрле шәһәрләреннән кайткан авылдашларыбыз Рузалия Рәхимова (Шәрифуллина), Фидания Гафиятуллина (Бикмөхәммәтова), гомере буе авылда яшәгән, эшләгән Әлфия Хөснетдинова музейны кызыксынып карап чыктылар. Фидания ханым музейга әбисенең алкаларын тапшырды. Истәлеккә шәмаил бүләк итте.
    Кичәне Коръән сүрәләре белән Гөлсылу апа Мусина башлап җибәрде. Гөлсылу апа гаиләсе безнең музейны төзүгә зур өлеш кертте. Алар түкми-чәчми бабалары Фатыйх хәзрәтнең бай мирасын саклап кала алганнар, шушы мирасны ул мәктәп музеена тапшырган иде, ә хәзер кыйммәтле экспонатлар авыл музееның төп фондын тәшкил итә. Кыйбласына тугры калып, Гөлсылу апа музейга Фатыйх мулланың кайбер язмаларын һәм заманында Харьков шәһәрендә зур завод директоры булып эшләгән абыйсы Рафаэльның истәлеген тапшырды.
    Тәкъдир итү чәй табыны янында узды. Чыгыш ясаучылар Гөлфирә Закирова, Әлфия Хөснетдинова, Розалия Шәрифуллина Мидхәт Гариф улына рәхмәтләрен әйтеп, изге эшендә зур уңышлар теләделәр. Фидания Бикмөхәммәтова музейда алган тәэсирләре белән уртаклашып, кунакларга үзенең яңа җырын бүләк итте. Мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Зөлфия Вәлиуллина Габдулла Тукайның шигырен сәнгатьле итеп башкарды.
    Музей җитәкчесе Вәсил Вәлиуллин Мидхәт Гариф улының олы хезмәтенә югары бәя бирде. Музей юнәлешендәге хезмәттәшлеге, остазлыгы өчен аңа зур рәхмәтләрен җиткерде. Мидхәт ага исә үз чыгышында 1973 елдан бирле әлеге эшчәнлеге белән шөгыльләнүе, аларның мәдәниятебезнең бер өлеше буларак халкыбыз тарихында бик зур роль уйнаганлыгы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, яңа китапка кертелгән бәетләр белән таныштырды.
    Вәсил Вәлиуллин,
    " Буыннар мирасы" музее җитәкчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: