"Китап сөючеләр утравы": әдәби бәйрәм
Бөтендөнья китап сөючеләр көне - 9 нчы августта әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә торган рәсми булмаган бәйрәм.
Рус халык мәкале: “Кем күп укый, шул күп белә”, - ди. 9 нчы августта Шахмай авылы тарихы музеена “Китап сөючеләр утравы” әдәби бәйрәмендә катнашырга килгән балалар да моның белән килеште. Бәйрәмгә әзерлек барышында җирле язучыларның китаплары, шулай ук музейның турыдан-туры катнашы белән басылып чыккан китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да багышланган иде.
Балалар китап сөючеләр утравына юнәлделәр, анда аларга бик күп киртәләрне узарга туры килде. Башта шигырь күленә юлыктылар. Биредә балалар яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Соңыннан “Яраткан әкиятләр” тавына якынлаштылар, бик теләп рус һәм татар халык әкиятләрен һәм тылсымлы тарихларны искә төшерделәр. Юлны дәвам итеп, алар “Гади булмаган саннар” вулканын да уздылар. Ниһаять, “Табышмаклар һәм мәкальләр” тыюлыгына килеп җитеп, тиз генә табышмакларны чиштеләр, китап, уку турындагы мәкальләрне дәвам иттеләр. Юлдагы барлык биремнәрне үтәп, китап сөючеләр утравына килеп җиттеләр. Анда исә балаларны тәм-томнар көтеп тора иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев