Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Китапханә- мәңгелек хәзинә

Май ае - ел­ның бәй­рәм­нәр­гә бай чо­ры. Һәм ме­нә шул май бәй­рәм­нә­ре бәйләменә 27 май­да бил­ге­ләп үте­лү­че Бө­тен­рә­сәй ки­тап­ха­нә­ләр кө­не дә ту­ры ки­леп то­ра. Шә­һәр һәм авыл­ла­ры­быз­да­гы ки­тап­ха­нә­ләр уку­чы­лар­га һәр көн­не үз ишек­лә­рен ача­лар. "Ке­ше­лек, әгәр ру­хи як­тан үлә икән, ул фи­зик як­тан те­рек­лек итә ал­ма­я­чак", - ди­гән ака­де­мик Дмит­рий...

Май ае - ел­ның бәй­рәм­нәр­гә бай чо­ры. Һәм ме­нә шул май бәй­рәм­нә­ре бәйләменә 27 май­да бил­ге­ләп үте­лү­че Бө­тен­рә­сәй ки­тап­ха­нә­ләр кө­не дә ту­ры ки­леп то­ра. Шә­һәр һәм авыл­ла­ры­быз­да­гы ки­тап­ха­нә­ләр уку­чы­лар­га һәр көн­не үз ишек­лә­рен ача­лар.

"Ке­ше­лек, әгәр ру­хи як­тан үлә икән, ул фи­зик як­тан те­рек­лек итә ал­ма­я­чак", - ди­гән ака­де­мик Дмит­рий Ли­ха­чев. Ки­тап­ха­нә­че һө­нә­ре­нә ия бул­ган ке­ше­ләр, нәкъ ме­нә алар мо­ңа юл куй­ма­я­чак­лар.

Яңа Чиш­мә ҮКС­нең ме­то­дик бү­лек мө­ди­ре Сания Гыйльманова 30 ел­га якын ки­тап­ха­нә­че һө­нә­ре­нә туг­ры­лык­лы төс­тә хез­мәт куя. Аның ки­тап­ха­нә­гә бул­ган мә­хәб­бә­те ба­ла чак­тан ук ки­тап укыр­га яра­ту­дан баш­ла­на. Ала­бу­га мә­дә­ни-агар­ту учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган­нан соң, ул үзе­нең ту­ган Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­да­гы ки­тап­ха­нә­гә эш­кә кай­та. Ике ел­дан соң Яңа Чиш­мә ки­тап­ха­нә­се­нә кү­чә, ә 1993 ел­дан баш­лап ҮКС­нең ме­то­дик - биб­ли­ог­ра­фия бү­ле­ген җи­тәк­ли. Аның ва­зый­фа­сы­на ра­йон­да­гы авыл ки­тап­ха­нә­лә­ре­нә оеш­ты­ру һәм ме­то­дик яр­дәм күр­сә­тү, ки­тап­ха­нә­ләр фон­дын туп­лау­да, ка­та­лог тө­зү, исәп­кә кую һәм сак­лау­да бу­лыш­лык күр­сә­тү, уку­чы­лар­га ки­рәк­ле әдә­би­ят сай­лау­ны оп­ти­маль­ләш­те­рү­дән гый­ба­рәт. Ки­тап­ха­нә­дә­ге от­чет­лар, Яңа Чиш­мә ҮКС­нең сай­тын алып ба­ру, ра­йон­да­гы ки­тап­ха­нә­ләр­не компь­ю­тер­лаш­ты­ру ке­бек эш­ләр дә аңа йөк­лән­гән. "Ул - ми­нем уң ку­лым", - ди ҮКС ди­рек­то­ры Гөл­нур Ла­тый­по­ва.

Бү­ген­ге ки­тап­ха­нә­ләр - ки­тап­лар сак­лау уры­ны гы­на тү­гел. Бу - да­и­ми рә­веш­тә үт­кә­ре­лү­че бе­лем­не арт­ты­ра тор­ган ча­ра­лар һәм һәр­ва­кыт га­мәл­дә бул­ган те­ма­тик күр­гәз­мә­ләр бе­лән чын мәгъ­нә­сен­дә­ге мә­дә­ни үзәк бу­лып то­ра.

Са­ния те­ма­тик әдә­би кон­фе­рен­ци­я­ләр, күр­гәз­мә­ләр оеш­ты­ру­ны, төр­ле се­ми­нар­лар һәм дис­кус­си­я­ләр үт­кә­рү­не конт­роль­дә то­тып кы­на кал­мый, ә алар­ны ак­тив эш­ләү­че бу­лып та то­ра.

Ра­йон­ның җә­мә­гать тор­мы­шын­да ки­тап­ха­нә - аги­та­ция -п­ро­па­ган­да эше­ме ул, ха­лык са­нын алу­мы, мәгъ­лү­ма­тый стенд­лар ясау­мы һәм авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры­на "Я­шен" сте­на га­зе­та­сы чы­га­ру­мы - һәр­чак ал­гы саф­лар­да. Һәм Са­ния хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән бер­лек­тә әле­ге эш­ләр­дә ак­тив кат­на­ша. Авыл­лар­да ки­тап­ха­нә эше нәкъ ме­нә шун­дый аның кебек җа­вап­лы, күн­дәм, про­фес­си­о­наль хез­мәт­кәр­ләр ар­ка­сын­да үсү­ен дә­вам итә. Эш­тә­ге уңыш­ла­ры өчен 2005 ел­да РФ Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы аны "Күпь­ел­лык һәм нә­ти­җә­ле хез­мә­те, ки­тап­ха­нә эшен үс­те­рү­гә керт­кән шәх­си өле­ше өчен" дип атал­ган Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­ли.

Прог­ресс ни­чек ке­нә ал­га бар­ма­сын, нә­фис, фән­ни-по­пу­ляр һәм мах­сус әдә­би­ят өл­кә­сен­дә­ге бел­геч­не - ки­тап­ха­нә­че­не ба­ры­бер тех­ник мо­ди­фи­ка­ци­я­лән­гән бер ге­нә про­г­рам­ма да ал­маш­ты­ра ал­ма­я­чак. Ки­тап­ха­нә бер­ни­чә мең ел­дан бир­ле яши, ул - мә­дә­ни­ят­нең сос­тав өле­ше, ә мә­дә­ни­ят - ул мәң­ге­лек хә­зи­нә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск библиотека.

2
X