Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Китапханә - ул китаплар гына түгел

Элек-электән китапханәләр мәдәни хәзинә, гыйльми белем таратучылар урыны, мәгърифәтчелек чыганагы булып торган. Район китапханәләре ничек яши, ниләр белән шөгыльләнә соң, бу хакта безгә ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова сөйләде. -2015 елның 1 гыйнварына китапханәләрдәге китаплар фонды 236432 данә китап тәшкил итә. Халыкка китапханә хезмәте күрсәтү - 86%, укучылар саны - 14052...

Элек-электән китапханәләр мәдәни хәзинә, гыйльми белем таратучылар урыны, мәгърифәтчелек чыганагы булып торган. Район китапханәләре ничек яши, ниләр белән шөгыльләнә соң, бу хакта безгә ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова сөйләде.

-2015 елның 1 гыйнварына китапханәләрдәге китаплар фонды 236432 данә китап тәшкил итә.
Халыкка китапханә хезмәте күрсәтү - 86%, укучылар саны - 14052 кеше. Китаплардан тыш, уку залында вакытлы матбугат бар: 2015 елның 1 ярты еллыгына 35 төрле журнал һәм 21 төрле газета яздырылган. Фондны оештырганда без төрле социаль - яшь төркемнәренең ихтыяҗларын тәэмин итәргә, аларның белем алу һәм мәдәни ихтыяҗларын исәпкә алырга, мәгълүматый ресурслардан файдалану мөмкинлеге тудырырга тырышабыз. Болардан тыш, без төрле чаралар оештырабыз һәм үткәрәбез, укучылар активлыгын арттыру өстендә эшлибез.
-Төрле яшьтәге китап укучылар белән эшләү турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле?
-Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экскурсияләр үткәрелә, анда китапханәчеләр яшь китап сөючеләрне әдәбиятның төрле жанрлары белән таныштыралар, китап белән тыгыз бәйләнеш, китапка сакчыл караш булдыру кирәклегенә төшендерәләр. Монда әти-әниләр белән "Китап белән ничек дуслашырга?" дип аталган әңгәмәләр уза. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирәбез. Китапханә базасында төрле мәнфәгатьләргә караган клублар, түгәрәкләр, ял көне клублары, укырга яратучылар көне эшли. Клубның эш формасы: әдәби кичәләр, электрон презентацияләр, искә алу, поэзия кичәләре һ.б. Бүгенгесе көндә китапханәләр каршында 33 түгәрәк эшли. Халыкның якланмаган төркемен социаль тернәкләндерүдә (адаптацияләү) ярдәм итү өстенлекле эш булып кала бирә: болар өлкән кешеләр, пенсионерлар, инвалидлар, эшсезләр, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр. Өлкән һәм инвалид кешеләр белән эшләүдә өйгә барып хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелә. "Китапны өйгә китереп бирү" акциясе кысаларында китапханәчеләр китапларга, газета-журналларга күзәтү ясыйлар, яңалыклар турында сөйлиләр. Үзәк китапханә китапханәчеләре Картлар йортында да бик еш булалар.
АҖ башкарма комитеты, АМЙ белән берлектә без Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән, гаилә парларын, авылның озын гомерле кешеләрен юбилей даталары белән, яшь гаиләләрне яңа туган сабыйлары белән котлыйбыз. 2014 елда ҮКС-ның барлык китапханәләрендә өлкән яшьтәге кешеләргә компьютер серләренә төшендерүдә ярдәм күрсәтелде. Моңа 11 кеше өйрәтелде.
-Китап укучылар исәбен алып барасызмы?
-Мәҗбүри тәртиптә. "Иң күп китап укучылары булган авыллар" - Екатерина, Петропавел, Волчья, Черемухово, Архангел Бистәләре, Яңа Иванаево, Әдәмсә авыллары. Район үзәгендә - район балалар китапханәсе.
"Иң күп китап укучы кеше", андыйлар икәү, бу - Яңа Чишмәдән Иванов Николай Павлович (ул әле китап укучылар арасында иң өлкәне дә) һәм Рәшит Кайргельдинов; "Иң яшь укучы" исеменә ия булучылар - Яңа Чишмәдән 5 яшьлек Полина Седышева һәм 4 яшьлек Платон Романов белән Арсений Артемьевлар; "Иң актив укучы" - Рус Чабаксарында яшәүче В.К. Муравьева.
-2014 елда нинди чаралар үткәрелде һәм 2015 елга ниләр планлаштырылды?
-Без укучылар белән массакүләм эшләр үткәрәбез. Бу - күргәзмә әдәбиятка күзәтүләр ясау, әдәби-музыкаль композицияләр, танып белү дәресләре һәм әңгәмәләр, диспутлар, дискуссияләр, викториналар, конкурслар, шулай ук анкета тутыру, акцияләр, ярышлар, сораштырулар, хәтер дәресләре, класстан тыш дәресләр үткәрү кебек чаралар. 2014 елда без аларны Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек кысаларында үткәрдек. Ленинград блокадасы өзелү, Ватанны саклаучылар көне, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу, Билгесез солдат көне, Ватан геройлары көне уңаеннан чаралар үткәрелде. Китапханәчеләр традициягә кереп киткән Әниләр көне, өлкәннәр ункөнлеге, инвалидлар көне уңаеннан чаралар үткәрәләр, бүләкләр алып инвалид балалар йортына барабыз. Мәгълүматларны без һәрдаим ҮКС һәм район сайтларында урнаштырабыз. 2015 елда сугыш темасына стендлар, күргәзмәләр оештыру дәвам иттерелә, аларның материаллары яңартылып тора. Балалар өчен музейларга экскурсияләр, рәсем конкурслары, "Билгесез солдатка хат" дип аталган иң яхшы иншага конкурс оештырабыз, "Сугыш турында укы" атналыгы уздырырга планлаштырабыз. Китапханәләр тарихи ядкарьләрне барлаучылар - туплаучылар булып торалар, курыкмыйча әйтә алам: алар патриотик традицияләрне лаеклы саклаучылар да булып калалар.
Язманы Ольга
Иванова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев