Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Китапханәдә булдылар

    25 гыйн­вар­да 118 нче но­мер­лы һө­нәр учи­ли­ще­сы уку­чы­ла­ры чи­рат­та­гы мәр­тә­бә Үзәк ки­тап­ха­нә­дә бул­ды­лар. Әдә­би бүл­мә­дә бар­лык сту­дент­лар - Тать­я­на кө­не­нә ба­гыш­лан­ган ли­рик ши­гырь­ләр яң­гы­ра­ды. Ки­тап­ха­нә­че­ләр Гөл­фия Вә­лиул­ли­на бе­лән Ва­лен­ти­на Ло­бо­ва уку­чы­лар­га бу көн­не бәй­рәм итә баш­лау та­ри­хы ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Әле­ге ча­ра­да кү­ңел­сез бул­ма­ды, үт­кә­рел­гән кон­курс­лар­да ба­ры­сы да кат­наш­ты, әм­ма иң...

    25 гыйн­вар­да 118 нче но­мер­лы һө­нәр учи­ли­ще­сы уку­чы­ла­ры чи­рат­та­гы мәр­тә­бә Үзәк ки­тап­ха­нә­дә бул­ды­лар. Әдә­би бүл­мә­дә бар­лык сту­дент­лар - Тать­я­на кө­не­нә ба­гыш­лан­ган ли­рик ши­гырь­ләр яң­гы­ра­ды. Ки­тап­ха­нә­че­ләр Гөл­фия Вә­лиул­ли­на бе­лән Ва­лен­ти­на Ло­бо­ва уку­чы­лар­га бу көн­не бәй­рәм итә баш­лау та­ри­хы ту­рын­да сөй­лә­де­ләр.

    Әле­ге ча­ра­да кү­ңел­сез бул­ма­ды, үт­кә­рел­гән кон­курс­лар­да ба­ры­сы да кат­наш­ты, әм­ма иң укы­мыш­лы­ла­ры Тать­я­на Ки­се­ле­ва һәм Ва­лен­ти­на Сун­гур­це­ва бул­ды.

    Эти­ка ту­рын­да­гы кон­курс­та ры­царь­лар за­ма­нын ис­кә ал­ды­лар, со­рау­лар кы­зык­лы һәм ак­ту­аль иде. "Тать­я­на ат­лы кыз­ның иде­ал­да­гы порт­ре­ты" дип атал­ган кон­курс иң кы­зык­лы­сы булды. Ча­ра­да кат­на­шу­чы һәр кыз үз порт­ре­тын­да әле­ге исем­дә­ге кыз­ның иң ях­шы як­ла­рын ча­гыл­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Бар­лык Тать­я­налар бу ки­чә­дә бү­ләк­ләр - ки­тап­лар ал­ды­лар. Оч­ра­шу­да шу­лай ук Вла­ди­мир Вы­соц­кий ис­тә­ле­ге­нә ба­гыш­лан­ган те­ма­га да ка­гыл­ды­лар. Ак­тер­ның, ша­гыйрь, ком­по­зи­тор, җыр­чы, ги­та­ра­чы­ның иҗа­ди яз­мы­шы ту­рын­да гәп­ләш­те­ләр. Сән­гать ке­ше­се бул­ган Вы­соц­кий­ның та­лан­ты күп­кыр­лы. Уку­чы­лар Вы­соц­кий­ның җыр­ла­рын һәм ши­гырь­лә­рен ис­кә ал­ды­лар. Оч­ра­шу аза­гын­да уку­чы­лар ки­тап­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре­нә кы­зык­лы һәм фай­да­лы оч­ра­шу оеш­тыр­ган­на­ры өчен рәх­мәт бел­дер­де­ләр.

    Пе­да­гог­лар­ның һәм ки­тап­ха­нә­че­ләр­нең ты­гыз хез­мәт­тәш­лек итүе яшь­ләр­нең әх­лак тәр­би­я­сен ба­е­тыр­га яр­дәм итә.

    Тать­я­на ЛО­СЕ­ВА,

    118 нче ҺУ мас­те­ры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: