Китапханә кичә һәм бүген
90 нчы елдан 2024 нче елга кадәр: авыл китапханәләре эшендә ниләр үзгәргән
Мәдәният дөньясы
90 нчы елларда китапханә - ул җәмәгатьчелек файдалануы өчен матбугат басмаларын җыючы һәм саклаучы, белешмә-библиографик эш алып баручы һәм халыкка - китап укырга яратучыларга китаплар бирү белән шөгыльләнүче учреждение.
Ә бүгенге китапханә - мәдәни-ял итү эшчәнлеге аша башкарыла торган функцияләрне үтәүче социаль-мәдәни үзәк. Китапханәләр мәдәни-агарту, мәгълүмати-үстерү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру буенча бурычларны хәл итәләр.
Яңа Чишмә районы хакимиятендә үткән планеркада чыгыш ясаган ҮКС директоры Светлана Мартышова китапханә турында әнә шундый чагыштырма анализ ясады.
Китапханә фонды: 90 нчы елларда - 191374 данә, 2024 елда - 249 422.
Ярты ел эчендә китапларның 9278 данәсе электрон каталогка кертелгән, аларның гомуми саны 49 871. Фонд ай саен экстремистик әдәбият булу-булмауга тикшерелә һәм чит ил агентларының Бердәм реестрына кертелгән документлар белән актив эш алып барыла. Чагыштыру барышында быел фондларда чит ил агентларының 21 данә китап табылган һәм алынган.
Әгәр 90 нчы еллардагы һәм хәзерге эш планнарын чагыштырсак, шактый үзгәрешләр күрергә мөмкин.
90 нчы елларда китапханәчеләр журнал һәм газета тегү, китапларны ремонтлау, укучылар формулярларын анализлау, картотекалар папкалары белән эшләү, тематик китап күргәзмәләрен һәм альбомнарын булдыру белән шөгыльләнгәннәр.
Хәзер исә китапханә хезмәткәрләре түбәндәгеләрне башкара: хокукый грамоталылык дәресләре - 26 чара; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар - 87, наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизм буенча профилактик дәресләр - 39, СПИДны профилактикалау буенча лекцион дәресләр - 17; патриотик тәрбия бирү буенча - 114 чара; коррупциягә каршы чаралар циклы (акцияләр, хокук дәресе, әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре) - 25; әңгәмәләр, китап күргәзмәләре - киңәшләр, булачак һәм яшь әниләр өчен бәйрәмнәр - 18 чара үткәрелгән; юл хәрәкәте кагыйдәләре, тормыш куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар - 59.
Әлеге чараларның барысы да «ПРО культура РФ» сайтына һәм ҮКС рәсми сайтында урнаштырыла. Үткәрелгән чаралардан һәм сайтларда урнаштырылган басмалардан чыгып, рейтинг төзелә.
Чыгыш ясаучы хәзер рейтинг китап укучылар буенча түгел, ә үткәрелә торган чаралар һәм сайтка куелган язмалар саны буенча төзелүенә игътибар юнәлтте.
«Безнең барлык чаралар модераторлар тарафыннан анализлана һәм, әгәр аларга текстка кушымта итеп бирелгән фото яки чара ошамаса, аларны бастырмыйлар һәм рейтингка кертмиләр. Мин халык саны күбрәк һәм филиаллары да күбрәк булган күрше районнарны анализладым, әмма аларның рейтингы безнекеннән шактый түбән», - диде Светлана Мартышова.
Китапханәләрдә түгәрәк эше алып барыла: беренче яртыеллыкта 153 чара үткәрелгән, анда 270 кеше (131 өлкән һәм 139 бала) катнашкан.
Пушкин картасы: беренче яртыеллыкта 8 мастер-класс уздырганнар, 133 650 сум акча эшләп, планны үтәгәннәр.
«Балалар мәйданчыклары»: һәр пәнҗешәмбе көнне районның барлык китапханәләре 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр балалар мәйданчыкларында балалар белән чаралар үткәрә. Шул ук вакытта район мәдәният йорты каршындагы мәйданда өстәл теннисы буенча турнирлар оештырыла.
Авыл хуҗалыгы: китапханә хезмәткәрләре атна саен 17 терлекчелек фермасына һәм кыр станнарына йөри, «кызыл почмакларга» файдалы мәгълүматлар язалар.
Грант конкурсларында катнашу: хисап чорында 8 проект әзерләнгән һәм конкурсларга җибәрелгән. Аларның өчесе - хуплау тапмаган, 3 заявка - карауда, ике проектны хуплаганнар (ике грантның гомуми суммасы әлегә билгеле түгел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев