Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Клублар республикада иң яхшысы дип танылган

Районның авыл клублары 5 ел дәвамында "ТР ның иң яхшы мәдәният учреждениесе" һәм "ТР-ның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" дип аталган республика конкурсларында катнашалар.

Быел Архангел һәм Тубылгы Тау АМЙ һәм Архангел АМЙ директоры Наталья Таротина катнашты һәм барысы да җиңү яуладылар, - дип хәбәр итте редакциягә ҮКС директоры Надежда Зыкова.
Исем җиңел генә бирелми, барлык критерийлар балл системасы буенча бәяләнә. Безнең АМЙ-лар һәм Наталья Таротина "Авыл җирлекләре территорияләрендә булган иң яхшы мәдәният учреждениеләре" һәм "ТР-ның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" номинацияләрендә иң күп балл тупладылар.
Тубылгы Тау АМЙ-ны Айгөл Вафина җитәкли. 7 ел җитәкчелек итү дәверендә ул мәдәният учреждениесен алдынгылар сафына чыгарды. "Ак калфак" коллективы халык исеме алды, ул халык җырларын башкару буенча Бөтенрәсәй һәм Республика конкурсларында ел саен җиңеп килә һәм призер була, балалар - вокалчылар да республика конкурсларында 1 урыннарны яулыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, авылда мәдәни тормыш җайга салынган һәм халык та аңа тартыла.
Архангел АМЙ-ның да районда рус халык мәдәниятен саклаучы икәнен беләләр. Бик тә талантлы "Архангел чибәре" коллективын (җитәкчесе АМЙ директоры Наталья Таротина) Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беләләр. Соңгы казанышлары - Яр Чаллыда халык җырларын башкару буенча Бөтенрәсәй конкурсында 1 урын һәм Мәскәүдә Җиңү көнендә концертта катнашу. Ансамбль лидеры Наталья Таротина район мәдәниятендә 23 ел эшли, барлык еллары да Архангел АМЙ-да узган. Ул республикада Яңа Чишмә районыннан "ТР-ның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" дип танылган.
Татарстан буенча мәдәният учреждениеләренә грант ярдәме күрсәтүләре аркасында җиңүчеләргә премияләр билгеләнгән: Архангел һәм Тубылгытау клублары 100 әр мең сум, ә Наталья Таротина 50 мең сум алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев