Колхоз тарихы турында
Бу айда Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймовның "Яңа тормышта - яңача" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Китапта 1931 елдан алып 2011 елга чаклы "Яңа тормыш" - "Дуслык" - "Кичуй" дип аталган колхозның тарихы тасвирлана. Евгений СТАРОВ Китапта Мидхәт Газыймовның 1969 елда диплом эше итеп алган...
Бу айда Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймовның "Яңа тормышта - яңача" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Китапта 1931 елдан алып 2011 елга чаклы "Яңа тормыш" - "Дуслык" - "Кичуй" дип аталган колхозның тарихы тасвирлана.
Евгений СТАРОВ
Китапта Мидхәт Газыймовның 1969 елда диплом эше итеп алган туган колхоз тарихына багышланган язмалары урын алган. Ул чакта ук инде автор материаллар җыю буенча зур эшләр башкарган: Татариянең дәүләт һәм партия архивларында булган әдәбиятны, басылып чыккан документларны өйрәнгән, өлкән яшьтәге колхозчылардан, халыктан сораштырып, хатирәләрен барлаган. Китапта колхоз оешу, аның үсеш алу чорлары турында язмалар урын алган, урысча да, татарча да язмалар бар, колхозчылар, белгечләр, колхоз җитәкчеләре язмышларына да күзәтү ясалган. Китап зур тарихи чорны колачлаган, анда төрле басмаларда газеталардан язмалар, шул исәптән хәбәрчеләрнең дә язмалары күп урын алган. Аны укуы кызыклы, укып күп нәрсә белергә мөмкин.
Китап 300 данә бастырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев