Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Күпчелек – кышкы вакыт өчен

Гыйн­вар аза­гын­да мат­бу­гат һәм мас­са­кү­ләм ком­му­ни­ка­ци­я­ләр бу­ен­ча "Тат­ме­ди­а" рес­пуб­ли­ка агент­лы­гы: "Сез ни­чек уй­лый­сыз, кыш­кы ва­кыт­ны ки­ре кай­та­рыр­га ки­рәк­ме?" -ди­гән со­рау би­реп, рес­пуб­ли­ка хал­кын­нан со­раш­ты­ру үт­кәр­гән иде. Бар­лы­гы 50 ке­ше со­раш­ты­рыл­ган иде (14 яшь­тән 62 яшь­кә чак­лы һәм ан­нан да өл­кән­рәк­ләр) һәм ме­нә нәр­сә­ләр ачык­лан­ды. Сез­нең игъ­ти­бар­га алар­ның кай­бер­лә­ре­нең уй-фи­кер­лә­рен тәкъ­дим...

Гыйн­вар аза­гын­да мат­бу­гат һәм мас­са­кү­ләм ком­му­ни­ка­ци­я­ләр бу­ен­ча "Тат­ме­ди­а" рес­пуб­ли­ка агент­лы­гы: "Сез ни­чек уй­лый­сыз, кыш­кы ва­кыт­ны ки­ре кай­та­рыр­га ки­рәк­ме?" -ди­гән со­рау би­реп, рес­пуб­ли­ка хал­кын­нан со­раш­ты­ру үт­кәр­гән иде. Бар­лы­гы 50 ке­ше со­раш­ты­рыл­ган иде (14 яшь­тән 62 яшь­кә чак­лы һәм ан­нан да өл­кән­рәк­ләр) һәм ме­нә нәр­сә­ләр ачык­лан­ды. Сез­нең игъ­ти­бар­га алар­ның кай­бер­лә­ре­нең уй-фи­кер­лә­рен тәкъ­дим итә­без.

Ни­на Ло­се­ва, 65 яшь, пен­си­о­нер, Яңа Чиш­мә:

- Кыш­кы ва­кыт, әл­бәт­тә, ки­рәк. Кеч­ке­нә ба­ла­лар кыз­га­ныч, ба­ла­лар бак­ча­сы­на, мәк­тәп­кә ба­рыр өчен ка­раң­гы. Уку­чы­лар уя­нып та бет­мә­гән хәл­дә мәк­тәп­кә ба­ра­лар, ә юл­да ма­ши­на­лар, шә­һәр­ләр­дә ае­ру­ча да кур­кы­ныч, ан­да ма­ши­на да күб­рәк һәм ха­лык ара­сын­да да кем­нәр ге­нә юк…

Сер­гей Ев­ленть­ев, 75 яшь, пен­си­о­нер:

- Мин - кыш­кы ва­кыт­ны ки­ре кай­та­ру ягын­да. Һәм, го­му­мән, төр­ле үз­гә­реш­ләр­гә кар­шы: кыш­кы­дан җәй­ге­гә һәм, ки­ре­сен­чә. Бер ге­нә ва­кыт ки­рәк­тер ул, ә иң җай­лы­сы - ел әй­лә­нә­се­нә кыш­кы ва­кыт­та бу­лу.

Алек­сей Ива­нов. 26 яшь, ЮПХ (ДПС хез­мәт­кә­ре, Яңа Чиш­мә авы­лы:

- Ми­ңа бер­нин­ди дә аер­ма­сы юк. Ми­нем эшем шун­дый - кыш­кы ва­кыт­мы, җәй­ге­ме - ба­ры­бер, эш сме­нам шун­дый.

Клав­дия Ма­лы­ше­ва,35 яшь, РЭГС хез­мәт­кә­ре, Яңа Чиш­мә авы­лы:

- Җәй­ге ва­кыт­ның кыш­кы чор­да өс­тен­ле­ге - соң­рак ка­раң­гы тө­шү­дә. Ба­ла­ны ба­ла­лар бак­ча­сын­нан як­ты­да ала­сың, шул ук сә­бәп­ле ба­ла­лар бак­ча­дан соң да, мәк­тәп­тән кайт­кач та урам­да уй­ный ала­лар.

На­деж­да Ляп­ли­на, 14 яшь, уку­чы:

- Ир­тән йо­кы­дан тор­ган­да та­гы бе­раз йок­лый­сы ки­лә. Ми­нем­чә, бар­лык мәк­тәп уку­чы­ла­ры да шул фи­кер­дә­дер.

Оль­га Ива­но­ва, 47 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы:

- Шәх­сән мин үзем да­и­ми җәй­ге ва­кыт­ка ия­лән­дем. Баш­та, әл­бәт­тә, сә­ер бул­ды: урам­да дөм ка­раң­гы, ә ха­лык- эш­кә, ба­ла­лар мәк­тәп­кә ашы­га… Әм­ма ке­ше ба­ры­сы­на да кү­нә.

Ни­на Хо­ли­на, 55 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы:

- Мин хә­зер пен­си­я­дә, кыш­кы ва­кыт бу­ен­ча ир­тән 7 дә яки җәй­ге ва­кыт бу­ен­ча 8 дә тор­сам да, ми­ңа ба­ры­бер. Бу ва­кыт ди­гә­нең кем укый яки эш­ли- шу­лар­га гы­на мө­һим.

Ла­ри­са Фе­до­ро­ва, 54 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы:

- Хә­зер­ге ва­кыт ми­ңа бик ошый. Җә­ен ка­раң­гы төш­кән­че бак­ча­да эш­ләр­гә бу­ла. Ә кы­шын, ка­раң­гы бул­са да, йо­кы­дан то­ру шәх­сән ми­нем өчен кы­ен тү­гел, мин җәй кө­не дә шул ва­кыт­та йо­кы­дан то­рам.

Анас­та­сия Пу­га­е­ва, 82 яшь, Чу­аш Ча­бак­са­ры:

- Әл­бәт­тә, ва­кыт бе­лән уй­нау бер­ни­гә дә ки­рәк­ми. Йә җәй­ге, йә кыш­кы бул­сын. Бер төр­ле­гә ия­лә­нә­сең ге­нә, баш­ка­сы­на кү­не­гер­гә ки­рәк. Ми­ңа, ми­сал өчен, кыш­кы ва­кыт бул­са ях­шы.

Тать­я­на По­вар­ни­цы­на, 53 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы:

- Кү­чер­гән­че­гә чак­лы бул­ган ва­кыт­ны ки­ре кай­тар­сын­нар һәм гел шу­лай гы­на бул­сын иде.

Бар­лык 50 ан­ке­та­га го­му­ми ана­лиз яса­ган­нан соң 14 ке­ше­нең «кыш­кы һәм җәй­ге», 13есе фә­кать "җәй­ге", 7сен - бу мәсь­ә­лә бор­чы­мый, 16 ке­ше­нең "кыш­кы" ва­кыт яклы бу­луы ачык­лан­ды. Уку­чы­лар­ның ба­ры­сы да, бер сә­гать­кә бул­са да соң­рак йо­кы­дан то­ру өчен, кыш­кы ва­кыт­ка кай­ту­ны те­ли­ләр.

22 дән 29 яшь­лек яшь­ләр ел әй­лә­нә­се җәй­ге ва­кыт­ны яи­сә "кыш­кы һәм җәй­ге"­не сай­ла­ган.

29 яшь­тән 49 яшь­лек­ләр­гә "кыш­кы-җәй­ге" бул­са да, һәр­ва­кыт "кыш­кы" бул­са да ярый, өс­тә­ве­нә яшь бар­ган са­ен соң­гы­сы­на күб­рәк өс­тен­лек би­ре­лә.

49 яшь­тән олы­рак граж­дан­нар­га - йә "җәй­ге", йә "кыш­кы" гы­на бул­сын, чөн­ки ва­кыт­ны кү­че­рү­не ка­бул итә ал­мый­лар.

Кай­бер пен­си­о­нер­лар һәм 62 яшь­тән өл­кән­рәк ке­ше­ләр­гә - ба­ры­бер, кал­ган­на­ры исә үз фи­кер­лә­рен­дә бер­дәм - ел бу­е­на кыш­кы ва­кыт бу­лу ях­шы­рак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев