Красный Октябрь авыл клубында агач кашыкларда уйнау буенча мастер-класс узган
5 августта Красный Октябрь авыл клубы базасында агач кашыкларда уйнау буенча мастер-класс үткәрелгән.
Залга җыелган Красный Октябрь балалары өстәлгә төзеп куелган агач кашыкларның бизәкләрен кызыксынып караганнар.
Мастер-классны үткәрүче Елизавета Красный Октябрьгә кунакка килгән һәм биредәге сәнгать җитәкчесенең балалар өчен зур булмаган тамаша уздыру үтенеченә битараф калмаган - бик теләп ризалашкан.
Лиза күп еллар Чистай шәһәрендәге «Веселый переполох» кашыкта уйнаучылар ансамблендә катнашкан.
Ул балаларга үзенең укытучысы Елена Анатольевна Иванова турында җылылык белән сөйләгән, кашыкларда уйнау серләре белән уртаклашкан.
Мастер-класс балаларга бик ошаган, теләге булган һәркем кашыкларда уйнап караган. Хәзер балалар кашыклардан башкача файдалану мөмкинлеге турында да беләләр.
Елизавета авыл клубына 24 пар агач кашык тапшырган.
Димәк, балаларда кашыкларда уйнарга өйрәнеп карау мөмкинлеге бар, дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев