Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кул эшләре остасы

    Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан "Кайгырту" ХСХКҮ дә "Кул эшләре остасы" дип аталган конкурс булып үтте. Анда өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итте безгә бүлек мөдире Наилә Ибраһимова.

    Конкурсның төп шарты үз кулларың белән әйберләр әзерләү иде. Катнашучы 11 кеше үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Алар үзләренең мавыгуларын һәм иҗади сәләтләрен оста итеп күрсәтә белгәннәр. Конкурс комиссиясенә бәя бирү өчен 15 тән артык эш килде. Барысы да бик матур, төрледән-төрле: алар арасында бәйләгән, бисердан, кәгазьдән ясалганнары, чигелгәннәре дә бар.
    Кул эшләре осталарының барысы да дипломнар, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: