Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Курчак театры балалар бакчасында кунакта

Яңа Чишмә РМЙ хезмәткәрләре балаларга «Заюшкина капуста» дигән тамаша күрсәткән

Балаларны чын театрга алып бару мөмкинлеге булмаганда, театр үзе алар янына кунакка килергә мөмкин. Яңа Чишмә районы мәдәният йорты белгечләре «Ландыш» балалар бакчасында булган һәм «Заюшкина капуста» дип аталган курчак театрын күрсәткән. 

Курчак театры — мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иң яраткан тамашаларының берсе. Театр балаларны аеруча да җәлеп итә һәм аларга шатлык китерә. Балалар үзләренә таныш уенчыкларны күрәләр: төлке, куян, карга, кәҗә -тамаша барышында бу уенчыклар хәрәкәтләнеп, сөйләшә башлыйлар һәм тагын да ягымлыракка әвереләләр. Спектакльнең сюжеты балаларны мавыктыра, аларны әкият дөньясына алып керә. 

Балалар курчаклар биргән сорауларга җаваплар биргәннәр, аларның биремнәрен теләп үтәгәннәр, геройлар белән бергә җырлаганнар һәм биегәннәр.

Курчаклар могҗизалар тудыра, алар күңелләрне ача, яхшылыкка өйрәтә.

Тамаша күрсәтелгәннән соң мәдәният хезмәткәрләре «Ну, погоди!» мультфильмның яраткан герое бүре белән бергәләп музыкаль-күңел ачу программасын үткәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев