Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Кырык елдан соң очрашу

17 августта Зирекле урта мәктәбен 1978/79 уку елында 28 нче чыгарылыш буларак тәмамлаган 10 а сыйныф укучылары халык иҗаты һәм көнкүреше музеена традицион очрашуга җыелды, - дип яза редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов.


- Музейда  бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Музейга сыйныфташлар килә торды, алар фотоальбомнар, ТАССРның 100 еллыгына оештырылган «Безнең хезмәт – ТАССР юбилеена» дип исемләнгән күргәзмә материаллары белән таныштылар, стендлардан гаиләләрдә дә сирәк очрый торган фотолардан үзләренең әби-бабаларын, әти-әниләрен эзләделәр, рәхмәтләр әйтеп, фотога да төшерделәр.
Очрашуга сыйныф җитәкчеләре: 4-8 сыйныфларда җитәкләгән Мансур Мөбарәкшин, 9-10 сыйныфларда җитәкче булган Рәйханә Нуриева (хаҗ сәфәреннән кайтып җитмәгән иде), география фәнен укыткан Гөлзидә Имамова, физик Зәйтүнә Гафуровна һәм рәсем, сызым, географиядән укыткан Мидхәт Газыймов һәм башка укытучылар чакырулы иде.
Беренче сыйныфка 35 баланы кабул итеп, укырга- язарга өйрәткән укытучылары Нурсинә  Хафизова (1928-2018) инде мәңгелек йортына күчте.
Очрашуга укучылар буш кул белән кайтмаганнар. Үзләрен укыткан укытучыларга бүләкләр дә тапшырдылар, кулдан килгәнчә музейга матди ярдәм дә күрсәттеләр.
Очрашуны сыйныф лидерлары булган Хәлиуллин Хәсән һәм Зарипова (Яруллина) Рәйсә ачып җибәреп, кызыклы мизгелләрне искә алдылар. Бер сүз белән әйткәндә, шуклыклары да, дуслыклары да булган. Бүген инде ныклы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен укытучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Ул вакытта Зирекле мәктәбендә 30 дан артык укытучы эшләде, 546 укучы укыды. 28 нче чыгарылышта А, Б, В сыйныфларында 75 укучы мәктәпне бетерде. Бүген шул укытучылар коллективыннан 9 сы вафат: алар арасында мәктәп директоры Миргазов Әсхәт абый, оештыручы Камалов Камил абый, физик Габбасов Гаяз абый, математик Габбасова Наилә апалар, тарих укытучысы һәм РОНО инспекторы Габетдинов Хәлфәт Салих улы һәм башкалар бар.
Шул исәптән 28 нче чыгарылыш та 10 га якын укучысын, 10 а дүртесен югалтты. Мулдан әзерләнгән өстәлләр артында музейда булган 4 сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик, дип таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев