Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Ленино АМЙ хезмәткәрләре өлкән яшьтәге хатын - кызларының иҗади эшләр күргәзмәсен оештырганнар

«Мин пенсиядә утырам, тик вакытны бушка уздырмыйм!» - иҗади эшләр күргәзмәсе әнә шулай аталган.

Кул эшләре - мавыктыргыч шөгыль, бу өлкәннәр өчен алыштыргысыз. Ул күңелсезлеккә бирешергә юл куймаучы менә дигән вакыт үткәрү чарасы. Бу өлкәннәр өчен үзенә күрә бер сәнгать терапиясе.
Ленино АМЙ фойесында 8 Март көненә туры китереп, олы яшьтәге хатын-кызларның иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылган.
Халык иҗатының иң яраткан төре булып элеккечә кул эше -  чигү булып кала. Кулдан ясалган һәр нәрсә - зур хезмәт, осталык нәтиҗәсе. Авторлар үзләренең кулдан эшләнгән иҗаты беркемне дә битараф калдырмас һәм күргәзмәгә килүчеләрне үз куллары белән нәрсәдер эшләргә этәрер, дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев