Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Ленино мәдәният йорты «Яңа елга иске әкият белән» дигән балалар спектаклен әзерләгән

Ленино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Лицедей» театр түгәрәге балалары белән «Яңа елга иске әкият белән» дип аталган искиткеч яңа ел спектакле әзерләгәннәр.

Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булган, балалар шигырьләр сөйләгәннәр һәм әйлән-бәйлән уйнаганнар. Төрле төстәге  гирляндалар һәм шарлар белән бизәлгән чыршы аларга могҗиза хисе бүләк иткән. Тамаша башлану белән әкият геройлары - Кощей, Убырлы карчык, Урман иясе һ.б.  балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп иткәннәр. Алар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнашканнар.

Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, сабыйлар алар белән җырлап-биеп, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганнар. «Незабудки» балалар вокаль төркеме Яңа ел җырларын тәкъдим иткән,  шулай ук «Вояж» балалар бию коллективы да чыгыш ясаган. Тамашадан соң Кыш бабай  бәйрәмдә катнашучы балаларны күптән көтелгән бүләкләре белән сөендергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев