Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Ленинода Питрау һәм Авыл көне

21 июльдә Ленинода Авыл  көне һәм керәшеннәрнең “Питрау“ бәйрәме булып үтте.

Анда  Ленинода, Горшковода яшәүчеләр, күрше авыллардан, район үзәгеннән кунаклар чакырылган иде.
Бәйрәм инде  менә икенче ел яңа клуб һәм чиркәү арасында каен агачлары үсеп утырган бик матур аланда үткәрелә. Клуб тирәсендә көнбагыш бәйләме, утын өеме, каен ботаклары, өйдәге кирәк-яраклардан, бәйрәм ашлары куелган өстәл белән керәшен ихатасы ясаганнар, аның уртасында печән төягән  арбада тантаналы рәвештә крестьян – керәшен утырган. Ерак та түгел зур казанда барлык  кунаклар өчен учакта  шулпа әзерләнә, озын өстәлгә төрле камыр ризыклары куелган, самавыр да кайнап  утыра. Авыл җирлеге башкарма комитеты бушлай сыйлануны оештырган, авыл халкы да буш кул белән түгел, күчтәнәчләр алып   килгән.
Иркен аланда кием-салым, балалар уенчыклары, соклар һәм камыр ризыклары белән  ШЭ-нең сәүдә рәтләренә дә урын табылган. Балалар өчен һава тутырылган батутлар, таучыклар, электромобильдә  йөреп булырлык шәһәрчек ясаганнар.  Теләге булганнарга шашлыктан авыз  итү мөмкинлеге дә бар иде.
Бик матур яшел аланда һәм кыр чәчәкләре арасыннан  керәшен, рус, татар, чуаш милли киемнәреннән тантана хуҗалары һәм бәйрәм кунаклары күренде. Бәйрәм Ленино  күпфункцияле  үзәкнең  яшь катнашучылары башкаруында “Дуслык әйлән -бәйләне“ белән юкка гына  башланмады, уд “Дуслык бәйләме“ дип аталды. Чөнки безнең районда 9 милләт вәкилләре дус һәм тату яши, алар бер-берсенең  гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Чараны алып баручылар   кунакларны  шул халык телләрендә сәламләделәр. Рус чибәре кунакларга ипи-тоз тәкъдим итте, ә керәшен чибәре үзләренең милли ризыклары белән сыйлады. 
Тантаналы өлешне Димитрий Солунский исемендәге җирле чиркәү башлыгы Сергий атакай  ачып җибәрде, ул барысын да бәйрәм белән  котлады. Ленино җире  үзенең хезмәт сөючән халкы белән данлыклы. Бәйрәмне алып баручылар авылдагы хөрмәткә лаек  өлкән  кешеләрне, хезмәт ветераннарын – юбилярларның исемнәрен атадылар. Болар Ольга Питеркина, Степан Журавлев, Анна Иванова, Раиса Шишкина, Валентин Кондеев, Прасковья Лаврова, Александр Жирнов, Владимир  Григорьев  һәм башкалар. Сәхнәгә егетләрчә җитезлек белән Александр Шишкин күтәрелде (аңа 80 яшь тә димәссең) һәм АҖ башлыгы Виктор Веретенников аңа бүләк тапшырды. ВЛКСМның 100 еллыгы хөрмәтенә ВЛКСМның XVII съезды, XV комсомол конференциясенең элекке комсомол-делегатларының исемнәрен атадылар, Бу Галина Иванова , Алексей Демидов, “Советская Татария“ колхозының  иң яхшы сабанчысы – комсомол Александр Константиновлар. Ленинодагы “Сурэкэ“ ансамбленә нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Раиса Митрюхинага озак еллар  иҗади эшчәнлеге өчен  бүләк тапшырылды.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова  ленинолыларны бәйрәм белән котлады, авылга һәм аның халкына иминлек теләде, “туйлар уздырылсын һәм балалар тусын“, диде.
Шунысы  игътибарга лаек, бу көнне авыл халкының  яртысы бәйрәмдә була алмады. Әлеге бәйрәм алдыннан Ленинода ике  туй булган һәм барысы да Зайцевларда һәм Жирновларда кунакта иде. Яшь парларның берсе бәйрәмгә килеп, сәхнәдән бүләк алырга вакыт  тапкан. Юбилярлар – Константиновлар  һәм Жирновлар  (бер көн элек кече улларын өйләндерүчеләр) гаиләләрен дә  хөрмәтләделәр. Бүләкләү “Сурэкэ“ ансамбле, Зинаида Кондеева җырлары, яшьләр башкаруында керәшен биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар – Архангел Бистәсеннән “Архангел чибәре“ ансамбле, Тубылгы Таудан “Ак калфак“, шулай ук җирле  яшь вокалчылар да җырларын бүләк иттеләр.
Халык күңел ачуыннан башка “Питрау“ буламы соң? Шуңа да бәйрәмнең икенче өлешендә халыкны ярышка чакырдылар: бер-берсен уздырып утын кисү дисеңме, бүрәнә өстендә капчык  белән сугышу, “Иң яхшы мунча себеркесе“, “Иң матур венок“, “Кызлар матурлыгы – озын толымда“ һ.б. конкурслар, спорт ярышлары – гер күтәрү, аркан тартышу -  берсе дә калмады. Бәйрәм кызганнан кыза барды , халык әле бик озак күңел ачты, рәхәтләнеп ял  итте...
Ольга Иванова.
 Автор фотосы                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев