Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәният: халык белән аралашу - төп максатларның берсе

Районның мәдәният учреждениеләре эшендә яңа юнәлешләр, өстенлекләр һәм кимчелекләр хакында

«PRO.Культура.РФ» сайтындагы 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районы визитлар буенча 22 урында, ә вакыйгаларны урнаштыру буенча 45 урында тора.

Мәдәният учреждениеләрендә һәм интернет эшендә булган проблемаларны исәпкә алганда, бу рейтингтагы урыннар яңачишмәлеләр өчен начар түгел. Район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова мәгълүматларына караганда, югары тизлекле Интернет 53 учреждениенең 10ында гына бар. Югары тизлекле Интернет кертү бәясе - 99800 сум.

Массакүләм театральләштерелгән бәйрәмнәр, концертлар, фестивальләр клуб системасының үзенчәлеге булып тора. Район халкының күпчелеге нәкъ менә шушы чараларга өстенлек бирә.  Узган ел нәтиҗәләре буенча аларга 120 меңгә якын кеше барган. 

Әмма клуб учреждениеләренең эше башка юнәлешләрдә дә алып барыла. Архангел, Ленино, Чертуш мәдәният учреждениеләре эшчәнлекнең барлык күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә.

Китапханәләр системасында елның төп вакыйгалары һәм истәлекле даталары эшнең төп юнәлешләре. Барлык чаралар да социаль челтәрләргә урнаштырылып бара. Район китапханәләрендә өлкәннәр һәм балалар өчен 25 һәвәскәр берләшмә эшли, аларга 260 кеше йөри, 30 кеше «Мәдәният һәм мәгърифәт» юнәлеше буенча белем ала, 130 кеше финанс һәм компьютер грамоталылыгы буенча укыган. «Пушкин картасы буенча 15 чара үткәрелгән.

2021-2022 ел нәтиҗәләре буенча Архангел, Чаллы Башы һәм Чуаш Чабаксары мәдәният йортлары иң яхшылары дип табылган.

Киңәшмәдә район музейлары һәм балалар сәнгать мәктәбенең яхшы эше билгеләп үтелде, БСМнең уңышлары турында завуч Ләйсән Леонова сөйләде.

Мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов иҗат коллективларына үз репертуарларын яңартырга, социаль челтәрдә үз учреждениеләрен активрак алга этәрергә тәкъдим итте, шулай ук райондагы мәдәни алгарыш милли проектларда катнашуны тәэмин итәчәк, дип искәртте.

2022 хисап елы нәтиҗәләре буенча Ринат Фәсахов иң яхшы АМЙлар директорларына бүләкләр тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев