Малайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр
17 декабрьдә Шахмай АМЙ да кызыклы чара – «Ак калфак» татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының район бүлекчәсе «Татар малае-2019» конкурсы үткәрделәр.
Конкурста районның җиде мәктәбеннән 7 яшьтән 12 яшькәчә малайлар катнашты. Алар барысы да конкурска бик яхшы әзерләнгәннәр, җирле мәдәният йорты директоры Гөлфәния Ганиева һәм Чертуш мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина сорауларына дөрес итеп һәм тиз генә җавап бирделәр.
Балалар табышмаклар чиштеләр, кәгазь өйләр төзеделәр, идәннән (барысы да 20 тапкырдан да ким түгел) тартылдылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һ. б.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе, Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев һәм «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин составындагы жюри нәтиҗә ясады. Барлык малайларның да лаеклы чыгыш ясаулары һәм үзләренең сәләтләрен күрсәтүләре билгеләп үтелде. «Кул остасы» номинациясендә Тубылгы Таудан Данияр Хөсәенов, «Иң милли малай» номинациясендә - Зирекледән Әнвәр Вагыйзов, «Иң интеллектуаль малай» номинациясендә - Яңа Чишмәдән Мансур Мусин, «Иң иҗади малай» номинациясендә – Чаллы Башыннан Ранил Әдһәмов, «Иң җитез малай» номинациясендә - Шахмайдан Рәзил Миннебаев, «Иң шук малай» номинациясендә - Чертуштан Айдар Шәмсуаров, «Иң мөлаем малай» номинациясендә Акъярдан Фирдүс Хәсәнов җиңү яуладылар. «Татар малае - 2019» конкурсында Тубылгы Тау авылыннан Данияр Хөсәенов җиңүче булды. Барлык малайларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев