24 декабрьдә районның барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашында киңәшмә булып үтте.
Анда 2015 ел өчен мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә йомгак ясалды, дип хәбәр итте редакциягә киңәшмәдә катнашучы, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов.
Киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Валентина Семеняк үткәрде.
"2015 елда мәдәният һәм сәнгать үсеше" дип аталган комплекслы программаны тормышка ашыру турындагы отчет белән район мәдәният бүлеге начальнигы Анастасия Филиппова чыгыш ясады.
ҮКС директоры Надежда Зыкова, Акбүре АМЙ директоры Гомәр Насыйров, Архангел авыл китапханәсе китапханәчесе Мария Барсуковаларның отчетлары, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында ГТХМ вәкиленең информациясе тыңланды. Төп игътибар - мәдәният учреждениеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм Яңа елга әзерлек мәсьәләләренә юнәлдерелгән иде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев