Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Өмет” Казанга үтте

"Безнең киләчәгебез балалар кулында,"-диләр. Чаллы Башы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу афоризм белән килешә. Зурлар театры белән беррәттән балалар театрына да зур игътибар бирә алар. Чаллы Башы балалар театрының исеме дә җисеменә туры килеп тора: "Өмет". Труппаның хәзерге вакытта шактый бай тарихы да тупланган, уңышлары да байтак. 2011 елдан бирле...

"Безнең киләчәгебез балалар кулында,"-диләр. Чаллы Башы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу афоризм белән килешә. Зурлар театры белән беррәттән балалар театрына да зур игътибар бирә алар. Чаллы Башы балалар театрының исеме дә җисеменә туры килеп тора: "Өмет". Труппаның хәзерге вакытта шактый бай тарихы да тупланган, уңышлары да байтак. 2011 елдан бирле "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр, курчак театрлары республика фестивалендә дипломат һәм лауреат булып киләләр.
Үзем дә шул театрда катнашканга һәм мәдәният дөньясына битараф булмаганга, аларның уңышлары белән еш кызыксынам. Әле күптән түгел генә, 14 февраль көнне Әлки районында "Иделкәем" Республикакүләм конкурсының сайлап алу туры булды. Безнең "Өмет"ебез бу конкурста Рәдиф Сәгъдинең "Алсу томан" пьесасы белән катнашкан. Пьеса, дөресен генә әйткәндә, бик авыр, чөнки спектакль заманыбызның иң куркыныч "чире" -наркомания, авыр тормышлы, өйсез калган яшүсмерләр турында. Өстәвенә, бу рольләрне 14-16 яшьлек балалар башкара. Пьеса дөрес сайланган, рольләргә актерлар да уңышлы сайланган. Сәләтле укучыларыбыз һәрберсе үз роленә кереп, чын күңелдән уйнаган. Әлкидә куелган спектакльне карый алмасам да, үзебезнең авылда куелганыннан чыгып шуны әйтә алам: бомжлар тормышын ышандырырлык итеп күрсәтә алган Хәбибуллин Инсаф, Гайфетдинова Гөлназ, Габдуллина Ралинә, чирле кешене гаять оста башкаручы Ибраһимов Айрат, усал, тискәре геройларны ачып бирә алган Шакиров Рәсим һәм Нуриәхмәтова Раилә, спектакльгә якты нур булып кергән Хисмәтуллин Илсаф һәм Мөхәммәтҗанов Марсель - һәрберсе чып-чын, профессиональ актерлардан ким уйнамады.
Конкурсны бәяләргә килгән жюри әһелләре арасында Камил Саттаров,"Алсу томан " пьесасының авторы Рәдиф Сәгъди дә бар. Алар да авылдашларымның чыгышын җылы кабул иткәннәр.Танылган драматург Рәдиф Сәгъдинең "Үзем язган пьесадан күзләремә яшьләр килде" дигән сүзләре моңа дәлил булып тора. Режиссерыбызның пьесаны үзгәрешләр кертмичә, кыскартмыйча куюы шулай ук драматург күңеленә хуш килгән. Ә иң мөһиме, безнең "Өмет" балалар театры финалга, Казанга үтте. Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Чистай, Әлки кебек районнар арасыннан финалга чыгу-шулай ук зур дәрәҗә. Казанда да шулай ук уңышлы чыгыш ясап, беренче урын алыгыз, "өметлеләр"!
Алсу Сәлахова,
Чаллы Башы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев