Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мидхәт Газыймов: “Эстафетаны кабул итеп алабыз”

2019 елның 29 мартында Лениногорск районының Сарабиккол авылында Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи – крайны өйрәнү конференциясе булып үтте.


 Конференция Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын искә алуның 75 еллыгына әзерләнү, Сарабиккол авылында туып үскән күренекле татар галиме: профессор, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, тарих фәннәре докторы Әгъдәс Борһанов, күренекле татар һәм Мәскәү профессоры, РАЕН академигы, философия фәннәре докторы Эдуард Кульпин – Гобәйдуллиннарны искә алу кысаларында үткәрелде.
Конференциянең төп максаты тарихи үсеш чорында кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеш проблемаларын һәрьяклап тикшерүдән, әлеге региондагы авылларның тарихын язганда табигый –географик һәм тарихи-мәдәни мираслардан практик файдалану  һәм чынбарлыкта саклау, киләчәктә өйрәнүдән гыйбарәт иде.
Әлеге максатларга һәм бурычларга ирешелде дип уйлыйм. Сораулар кунаклар һәм галимнәрнең чыгышларында һәрьяклап ачылды, монда 90 нан артык кеше җыелган иде – крайны өйрәнүчеләр, галимнәр, энтузиастлар, тарих, әдәбият, география укытучылары, мәдәният һәм музей хезмәткәрләре.
Мин дә конференциядә чыгыш ясап, үз китапларымны бүләк иттем. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган Яңа Чишмә районыннан 83 әфганчыга багышланган “Сезнең исемнәр безнең йөрәкләрдә. Бурыч. Намус. Дан” китабы өчен әлеге юллар авторына РФ Оборона министрлыгыннан “В память 25 летия выполнения боевых задач и вывода советских войск из Афганистана” медале бирелде, әлеге медаль таныклыгына РФ Оборона министры С.К. Шойгу кул куйган.
Сарабиккол мәктәбе директоры Сәлимә Гатина җитәкчелегендә укытучылар, укучылар коллективы, хезмәт күрсәтүче персонал тарафыннан кунакларны кабул итү һәм озату югары дәрәҗәдә оештырылган. Минем аңлавымча, алар барысын да үз көчләре белән башкарган, бу бик зур хезмәт һәм аларга рәхмәттән башка сүз юк.
Гомумән, конференция безгә көч-куәт, энергия өстәде, үз туган төбәгең тарихын язу өчен материаллар эзләгәндә безнең көндәлек эштән аермалы буларак яңа алым һәм методларны күрсәтте. Конференцияне оештыручыларга зур рәхмәт. Эстафетаны безнең Зирекле музее кабул итеп алды, 2019 елның 30 апрелендә бездә Бөтенрәсәй конференциясе узачак.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ, 
музейның фәнни 
хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев