Реклама
Мәдәният һәм сәнгать
“Мин сәнгать дөньясына керәм”
Яңа Чишмә 118 нче ҺУ-ның иҗат коллективы Нурлаттан Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының 5 грамотасын алып кайтты. Нурлатта "Мин сәнгать дөньясына керәм" дип аталган 6 нчы Бөтенроссия үзешчән сәнгать фестивале кысаларында "Күпмилләтле Татарстан" темасына башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм эшләүчеләрнең республика үзешчән сәнгать смотры булып...
Яңа Чишмә 118 нче ҺУ-ның иҗат коллективы Нурлаттан Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының 5 грамотасын алып кайтты.
Нурлатта "Мин сәнгать дөньясына керәм" дип аталган 6 нчы Бөтенроссия үзешчән сәнгать фестивале кысаларында "Күпмилләтле Татарстан" темасына башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм эшләүчеләрнең республика үзешчән сәнгать смотры булып узды.
"Вокал җыр" номинациясендә беренче урынны укучы Оксана Савельева, "Музыка уен коралларында уйнаучы" номинациясендә беренчелекне Антон Карташов (рәсемдә), 3 - урынны "Иллюзия" ансамбле яулады. "Хореография" номинациясендә Сергей Морев белән Оксана Савельева икенче урынга чыктылар.
118 нче ҺУ коллективы смотрда актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде һәм Нурлатта үткән смотр йомгаклары буенча март-апрель айларында Әлмәттә үтәчәк республика конкурсының киләсе этабына чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев