Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Мин ышанам таңнарга»

    Шахмай авылында яшәп, иҗат итүче Резидә Абдуллинаның шул исемдәге повесте аерым китап булып дөнья күрде. 164 биттән торган повестьта укытучы Хасыйб Фәйзрахман улы Рахмановның тормышы һәм сугыш юлы сурәтләнә. Тиражы да ярыйсы гына (200 данә). Автор текстны үзе җыйган, финанславын да үзе күтәргән, редакторы һәм корректоры да үз кешебез -...

    Шахмай авылында яшәп, иҗат итүче Резидә Абдуллинаның шул исемдәге повесте аерым китап булып дөнья күрде.
    164 биттән торган повестьта укытучы Хасыйб Фәйзрахман улы Рахмановның тормышы һәм сугыш юлы сурәтләнә. Тиражы да ярыйсы гына (200 данә). Автор текстны үзе җыйган, финанславын да үзе күтәргән, редакторы һәм корректоры да үз кешебез - "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында тәрҗемәче булып эшләүче Саҗидә Сафина. Повесть 2 бүлектән, 20 бүлекчәдән тора. Ул тормыштагы реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Автор кереш сүзендә дә моңа басым ясый.
    "Бакыйлыкка китәр алдыннан утлар-сулар кичеп күпме юллар үткән фронтовик Хасыйб Рахманов Шахмай авылында яшәүче кызы Хәммәдиева Флерага ядкарь итеп фронт көндәлеген һәм өчпочмаклы хатлар биреп калдырган. Кулымда фронтовикның күкрәк кесәсендә йөрткән, каләм эзләре кояшта уңа башлаган, утта янмаган, суда батмаган, бераз таушалган блокноты... Шушы кулъязмалар белән танышкач, гомер юлын кичкәндә фәкать үз көченә ышанган шәхес Хасыйб Рахманов турында язарга алындым. Әсәрне бик яратып эшләдем. Кулымда булган мәгълүматны кулланып, чынбарлыктан читкә тайпылмыйча, рухланып аның кичерешләрен йөрәгем аша уздырдым: ул үткән сугыш юлларыннан үттем, ул утырган эшелоннарга утырдым, тузанлы юллардан җәяүләп атладым..." , -дип яза автор.
    Дөрестән дә, Резидә элемтәче Хасыйб Рахманов һәм аның сугышчан дусты, шулай ук элемтәче Габделбәр Җаббаров белән бергә атлый, бер генә минутка да, бер генә көнгә дә аларны "ташламый", уй - кичерешләре, сугыш тормышы белән яши, Хасыйб белән аның хатыны Рәйсәгә 157 хат "языша", Рәйсәгә мәктәп елларында ук күзе төшкән классташы Гамилның да хәленә керешә, сугыштан бер аягын югалтып кайткач, Гамилны кабат Рәйсә белән очраштыра. Ни кызганыч, Гамилның яшьлек мәхәббәте Рәйсә йөрәгендә урын тапмый, ул үзеннән 14 яшькә олы булган укытучы абыйсы Хасыйбка гашыйк була, аның белән 1941 нче елның 20 июнендә Мәскәүгә экскурсиягә чыгып киткәч һәм аннан сугыш башлану хәбәрен алып, исән-сау әйләнеп кайткач, никах укытып, ирле-хатынлы булалар. Хасыйб та "мәхәббәттә яшь аермасы юк" дип, Рәйсәнең әтисе Шәрифулла абзыйны һәм әнисе Срур апаны үзенең хаклыгына ышандыра ала. Автор сугыш хроникасын да, географиясен дә яхшы белә, әсәрендә даталарны да, мәкальләрне дә оста файдалана, Рәйсә һәм Хасыйбның беренче балалары Илдарның авырап үлүен дә авыр кичерә. Ләкин сугыштан соң аларның өч баласы - Рафаэль, Лира, Флера белән геройлар өчен бергә шатлана.
    Повестьның башыннан алып соңгы битләренә кадәр автор мәктәп тормышы, укытучыларның, шул исәптән Рәйсәнең һәм Хасыйбның эшчәнлеге белән яши, китапның башына эпиграф итеп куелган Хәй Вахитның "Кешедәге матурлыктан да көчлерәк матурлык юк ул дөньяда" дигән сүзләрен исбатлый, "дүрт ел иңгә-иң торып сугышкан дусты", полкташы Габделбәр белән очраштырып, повестьны тәмамлый.
    Бу 1983 елның 31 нче гыйнвары, Хасыйбка да 73 яшь була.
    Рәхмәт, Резидә. Алдагы көндә дә ихластан саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калам.
    Мидхәт Газыймов,
    "Бөреләр" әдәби
    түгәрәге җитәкчесе
    Һәр кешенең үз язмышы булган кебек, һәр буынның да уртак язмышы бар. Безнең өчен - ул Бөек Ватан сугышы, ачлык, ялангачлык, толларның ачы күз яше, әтиләрен сагынып көтүче нарасыйлар... Бу гыйбрәтле язмышларны кешелек дөньясы онытырга тиеш түгел. Яшь буынга үткәннәргә күз салып, хәзергенең кадерен белү өчен кирәк. Халкыбыз озак еллар үзенең күңел җәүһәрен - якын кешеләрен искә алып, аларның хатларын, алардан калган әйберләрен саклап яши. Шул әйберләр аркылы яшь буынны үткән гасырлар белән ялгый. Резидә Абдуллинаның "Мин ышанам таңнарга" китабында дәһшәтле сугыш юлларын үтүчеләр, сугыш бетүгә ышанып, якты тормышка җитүләре аркылы яшьләргә дә өмет чаткысын беркайчан да сүндермәскә, йөрәгенә генә таянырга ишарә ясый. Хасыйб Рахманов сугыш юлларында биек үрләр яуласа, Резидәгә иҗат юлларында яңа үрләр яулап, армый-талмый эшләргә Ходай насыйп итеп, исәнлек, яңа бәхетләр теләп калам.
    Гөлшат Әхмәтшина,
    Зирекле авылы
    Повестьтагы Хасыйб образы аның шәхси тормышына бәйләп языла. Әмма мондый шәхесләр турында язу кирәк булса (тудыру кирәк булса), уйдырма да кирәк булыр иде. Ләкин повестьта барлык вакыйга чынбарлыктан алып язылган. Әсәрдә татар халкының Ватанына мәхәббәте, үз бурычын үтәү, үз милләтеңне олылау, милләтеңә булган хисләр белән горурлану тасвирланган. Без үзебезнең сугыш кырларында ятып калганнар, җиңү яулап кайтучыларыбыз алдында баш иябез. Резидә Абдуллинаның "Мин ышанам таңнарга" повестын укып чыккач, мәхәббәтнең, сөюнең нинди көчле икәнен аңлыйсың.
    Резидә сеңлем, алда иҗат чишмәләрең саекмасын, килер көннәрең якты-өметле, бәрәкәтле булсын. Яңадан-яңа китаплар чыгарып, безне куандырсаң иде.
    Кәүсәрия Мөхтәсипова - Зәйнуллина,
    Зирекле авылы
    Резидә, бүләк итеп җибәргән китабыңны укып чыктым: җиңел укыла, өлешләп укыр өчен бүлек аралары ерак түгел. Китапта сугыш афәтенең ничек икәнен фильмдагы кебек күзалларга мөмкин. Бик ачык фикерләргә була. Әсәрдәге геройлар аша бик ачык сурәтләнгән. Бу китапны укырга насыйп булганнарга Җиңүнең 70 еллыгына бик зур бүләк дияр идем мин. Без бу чор аша уздык, барысы да хәтердә.
    Резидә, бу китабың өчен олы рәхмәтемне кабул итеп ал. Шул язганнарыңда тукталып калмыйча, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәрсең дип ышанып калам.
    Касыйм абыең Төхфәтуллин,
    Шахмай авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: