«Мойдодыр» һәм «Тараканище» әкиятләренә 100 ел тулган
Яңа Чишмә балалар китапханәсендә «В гостях у сказки дедушки Корнея» дигән чара булып узган.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны К.И. Чуковскийның биографиясе белән таныштырганнар, алар К.Чуковскийның әти-әнисе, аның кечкенә чагыннан ук белемгә тартылуы турында белгәннәр: автор күп укыган, инглиз телен үзлегеннән өйрәнгән, журналист һәм критик булган. Балалар Корней Ивановичның чын исемен дә белгәннәр - Николай Васильевич Корнейчуков. Әдәби псевдонимны язучы шулкадәр уңышлы уйлап тапкан ки, ул үзе белән бер булып, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына мирас итеп калган.
Чарада катнашучылар тылсымлы әкият иленә әдәби сәяхәт кылганнар, анда Корней Чуковскийның яхшылыкка өйрәтүче әсәрләренең геройлары белән очрашканнар. «Мойдодыр» һәм «Тараканище» әкиятләрен кычкырып укыганнар, әсәрнең кайбер юлларын яттан сөйләгәннәр. Әкиятләрне укыган вакытта балалар үзара фикер алышканнар: шапшак малайны тәнкыйтьләгәннәр, гигиена кагыйдәләрен санап чыкканнар, үзләренең дә чисталыкны ничек саклаганнарын сөйләгәннәр. Кечкенә генә мыеклы таракан образын анализлап, малайлар һәм кызлар бу әкият укучыларны җәмәгатьчелек фикеренә һәм паникага артык бирелмәскә өйрәтә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Баксаң, бу әкияткә «Куркакка һәркем хуҗа» дигән мәкаль бик туры килә, чөнки кечкенә таракан барлык урман халкын куркыта алган.
Аннан соң катнашучылар язучының башка әсәрләре белән дә танышканнар. Балалар зур кызыксыну белән «Путаница», «Бармалей», «Доктор Айболит», «Федорино горе» һәм башка китапларны караганнар.
Бу хакта редакциягә балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Марина Мельникова сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев