Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мондый егет-кызлар барында театр яши

Казанда 12-13 октябрь көннәрендә Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сараенда булып узган "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак театрлары коллективларының III Республика фестиваль конкурсының йомгаклау турында Чаллы Башыннан "Өмет" балалар театры коллективы мәртәбәле жюри һәм тамашачы хөкеменә Туфан Миңнуллинның "Гашыйк буласым килә" әкият -тамашасын тәкъдим итеп, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек...

Өмет яшәтә, дигән әйтем бар халык телендә. Бу нәкъ менә исеме җисеменә туры килгән Чаллы Башы "Өмет" балалар театрына туры китереп әйтелгән диярсең. Әкренләп, бөртекләп җыелган уңышлары театрны гомерле иткән, оешуына - 13 ел! Ана теленә булган мәхәббәт, тырышлыклары балаларны алга этәргән, тагы да югарырак үрләр яуларга өметләндергән. Шушы еллар дәвамында алар тарафыннан куелган һәр спектакль Алабуга мәдәни-агарту училищесының театр бүлеген тәмамлап авылга эшкә кайткан, менә инде 32 ел әлеге авыл Мәдәният йортында бөтен җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куючы, үз эшенең остасы булган Илсөяр Дәүләтшина һәм театр режиссеры Гөлнара Сәлахованың укучы балалар белән бергәләп эшләгән, күмәк хезмәт җимеше ул.
Коллективта 11 укучы бала. Болар: Алсу Сәлахова, Гөлинә Гыйльманова, Гөлназ Гайфетдинова, Ралинә Абдуллина, Илнар Сабитов, Илмир Камалов, Рәфис Хәмзин, Илнур Замалетдинов, Айрат Ибраһимов, Булат Вафин, Айзат Дәүләтшин. Алсу, Гөлинә, Илмир һәм Илнар быел мәктәпне тәмамлыйлар, коллективта - соңгы еллары.
- Тормыш бер урында тукталып тормый, түгәрәккә йөрүче балалар да бер-бер артлы төрле уку йортларына юл ала торалар, шул сәбәпле "Өмет" коллективы да яңарып тора. Сәнгатьтә гашыйк, сәләтле, талантлы балаларны без мәктәпләрдә үткән төрле чараларда, конкурсларда күреп, сайлап алабыз, - ди АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина.
Булганнан бар да була. "Өмет" театрындагы егет-кызлар сәхнә осталары гына түгел, барысы да уку алдынгылары да. Араларында районда гына түгел, республика күләмендә үткән олимпиадаларда призер булганнары да, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылары да, "Алтын каләм", "Ел укучысы", Бөтенроссия "Илһамлы каләм", республикакүләм "Илһам чишмәсе" һ.б. конкурсларда катнашып призлы урыннар алучылар да, спортчылар да, биючеләр дә бар. Аларның күбесе белән газета укучыларыбыз, әлбәттә, таныш, газетабыз битләрендә төрле вакытларда аларның уңышлары турында фоторәсемле язмалар дөнья күргәләде. Шулар өстенә әлеге коллективтагы Алсу, Илнур, Гөлинә һәм Айзат Чаллы Башы мәдәният йорты каршында 1981 елдан бирле эшләп килүче, 2004 елда халык театры исемен алган "Яшьләр" театрында уйнаучы, авылларында гына түгел, тирә-күрше авыллардагы тамашачы күңелен дә яуларга өлгергән әти-әниләренең сәхнәдәге дәвамчылары да. Алсу Сәлахованың исә тормыш юлын театр белән бәйләү, шушы юлдан китү теләге дә бар икән. Аның сәхнәдә профессиональ артистларга хас осталыгын жюри әгъзалары да күреп алган. "Гашыйк буласым килә" әкият-тамашадагы Тәмлетамак ролен бик оста башкарганы өчен диплом белән бүләкләнгән. Кем белә, бәлки киләчәктә Алсуны сәхнәдә профессиональ театр коллективында күрү бәхетенә дә ирешербез әле. Уңышлар аңа!
"Өмет" балалар театрының сәхнәгә куйган иң беренче спектакле - Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае". - Балалар күбрәк көлкеле, тамашачы күңелен күтәрә торган спектакльләр уйнарга яраталар, без күренеклерәк драматургларның әсәрләрен сайларга тырышабыз, репертуарда Ләбиб Лерон, Аяз Гыйләҗев пьесалары буенча эшләнгәннәре дә бар, - ди Илсөяр Дәүләтшина. "Өмет" коллективы сәхнәгә куйган спектакльләре белән районыбыз авылларында гына түгел, Чистай, Чирмешән районнарында да булган. Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтмиләр. Төрледән-төрле сәхнә түрләрендә чыгыш ясап осталыкларын чарлаган коллективка быел тагы да зуррак бәхет елмаюына бер дә гаҗәпләнерлек түгел, алар моңа лаек. Финалга чыккан 11 коллектив арасында II урын - бу инде, әлбәттә, яшь талантларның зур уңышы. Сүз уңаенда, "Гашыйк буласым килә" әкият-тамашасы белән алар инде Тубылгы Тау, Чертуш авылы тамашачысын сөендерергә өлгергәннәр, вакыт табып Яңа Чишмәгә дә килергә уйлыйлар.
Әлбәттә, "Өмет"нең II урын алуында андагы егет һәм кызларның сәхнәдәге осталыклары гына түгел, алар өстендәге матур киемнәр дә, әсәрдәге шартларга туры китереп сәхнәне бизәү дә зур роль уйнаган. Әлеге фестивальгә бик матур сәхнә костюмнары (45 мең сумлык!) тектерүдә булышлык күрсәткән район җитәкчелегенә алар бик рәхмәтле.
Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Зөфәр Харисов, Республиканың язучылар берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, авторларны яклау оешмасының идарә рәисе драматург Рәдиф Сәгъди, Яшь тамашачылар театрының сәхнәгә куючы рәссамы Сәйдәш Мөхәммәтшин, Россиянең һәм Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Камил Саттаровлардан торган мәртәбәле жюрига коллективлар арасыннан иң яхшыларын аерып алу җиңел булмагандыр. Димәк "Өмет" балалар театры коллективы жюри әгъзалары мәхәббәтен яулый алган. Фестиваль азагында чыгыш ясаган жюри рәисе Зөфәр Харисов та, Республика методик үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов та, Мәдәният министрлыгында идарә эшләре бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова да безнең балалар чыгышын югары бәяләп, театрга күбрәк егетләрне җәлеп итә алуларына аерым басым ясап, җитәкчеләрен - сез чын педагоглар, дип билгеләп үткәннәр.
Чаллы Башы театр коллективлары ирешелгәннәрдә тукталып кала торганнардан түгелләр. Алар гел эзләнүдә . "Өмет"леләр алда куясы спектакльләрен сайлап та куйганнар инде. Сер итеп кенә әйтәм, ул - Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем"е.
Газета укучыларыбыз игътибарына тагын бер күңелле хәбәр җиткерәсем килә, март аенда Түбән Камада үткән төбәкара "Идел-йорт" фестивалендә Чаллы Башы АМЙ каршында эшләп килүче "Яшьләр" театры Туфан Миңнуллинның "Саташу" әсәре белән финалга узган булган, 18 ноябрь көнне алар әлеге спектакль белән Казанда Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сараенда чыгыш ясаячаклар. Без аларны призлы урын белән кайтуларын көтеп калабыз. Уңышлар сезгә, чаллыбашлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев