Моңы ташып тора

Әти-әнисе тумышлары белән Әдәмсә авылыннан булган, бүгенге көндә Түбән Камада көн итүче Фәйрушиннар гаиләсендә туып үскән, кече яшьтән сәхнәләрдә чыгыш ясап, җыр дөньясында кайнаган, республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез каршында да имтихан тотарга өлгергән Марат Фәйрушинга карата моңы ташып тора дип әйтүем бер дә арттыру булмастыр. Тыйнак, сәхнә...
Әти-әнисе тумышлары белән Әдәмсә авылыннан булган, бүгенге көндә Түбән Камада көн итүче Фәйрушиннар гаиләсендә туып үскән, кече яшьтән сәхнәләрдә чыгыш ясап, җыр дөньясында кайнаган, республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез каршында да имтихан тотарга өлгергән Марат Фәйрушинга карата моңы ташып тора дип әйтүем бер дә арттыру булмастыр.
Тыйнак, сәхнә түрендә бер генә артык адым да ясамас, мөлаем, чандыр гына гәүдәле бу егеттән шул хәтле моң кайдан агылып чыга икән, дип, сишәмбе көнне Яңа Чишмә РМЙ сәхнәсендә үз төркеме белән чыгыш ясаган Марат Фәйрушинның көчле, моңлы тавышын күпләр сокланып һәм шаккатып тыңлагандыр. Радио-телевидениедән ишетү һәм карау бер нәрсә, ә менә үзен якыннан күреп тыңлагач, аның, чыннан да, кабатланмас моңга ия булуына чын-чынлап инанасың. Заманында мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров башкарган мәңге үлмәс һәм искермәс "Кара урман"ны бернинди уен коралына да кушылмый тере тавышка сузуы үзе генә дә аның нинди талантка ия һәм татар эстрадасында киләчәге өметле булуы турында искәртә, диясем килә. Яшь кенә булуына да карамастан, Марат Фәйрушин репертуарында байтак еллар элек иҗат ителгән булып та, әле һаман халык күңелендә сакланучы җырлар бихисап. Өч сәгатькә сузылган концертның сизелми бер тында үтеп китүе дә нәкъ менә сәхнәдә сүз белән артык мавыкмый, башкарган җырларының тамашачыны ялыктырмый торган, берсеннән-берсе матур һәм сүзләре мәгънәле булуыннандыр, мөгаен. Сүз дә юк, сәхнә түренә аяк атлаганчы тамашачы-якташларым үз итәрме дигән уй Маратның күңел кылларына кагылып үтми калмагандыр, әлбәттә. Аның бераз дулкынлануы сизелсә дә, купшы чәчәк бәйләмнәре бүләк итә алмасалар да, көчле алкышларга күмгән тамашачы (алар арасында артистның әбисе дә урын алган иде) мәхәббәте Маратка көч өстәде кебек: бер дә югалып калмады. Артист өчен тамашачы мәхәббәтен яулый алудан да зуррак бүләк булуы мөмкин дә түгелдер. Ә ул көнне исә гомумән Марат Фәйрушин төркеменә бәхет елмайды дип уйлыйм. Тамашачы аларны бик җылы кабул итте, алкышларын кызганмады, димәк чыгышлар күңелләренә хуш килгәндер. Ямь өстенә ямь булган, матур кием, төгәл хәрәкәтләр белән сәхнә түрендә күбәләктәй бөтерелгән "Сәйдәш" төркеме егет һәм кызларын, моңы белән шаккатырган, гел җырлатып кына торасы килгән Екатеринбург егете Виларис Садыйков, гүзәл кыз Фәридә Сөнгатова, баһадир гәүдәле Айзат Шәйхетдинов, биюче кызлары - Ландыш, концертны алып баручы, берсеннән-берсе кызыклы әсәрләр сөйләп залдагыларның күңелен күргән Фаиз, кич буе, җырларда җырланганча, сыгыла-бөгелә гармун тарткан Дамир Зариповларны Яңа Чишмә якларында әле озак искә алып сөйләрләр. Чөнки бу яшь төркемнең югары зәвыклы концерт куюларына чын мәгънәсендә сокланырлык иде. Талантлары ташып торган әлеге егет-кызларга алда да бары уңышлар гына юлдаш булсын, моң чишмәгез саекмасын, еллар узып, якташлары - яңачишмәлеләргә сәхнә түрендә халык артисты исемен яулаган Марат Фәйрушинны да күрергә насыйп булсын, диясем килә.
Фидания
ВӘЛИУЛЛИНА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.3700
-
13 апрель 2021 - 15:5413 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 868 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 34 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 32се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.3600
-
13 апрель 2021 - 14:56Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.3700
-
13 апрель 2021 - 14:53Авылга бушлай орлык кайта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул иткән.4100
-
13 апрель 2021 - 12:07Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасына язылган "Ландыш" балалар бакчасының барлык 23 хезмәткәре дә район газетасына язылган.4300
-
13 апрель 2021 - 11:56Яңа Чишмә Интернат-йортында космонавтика көнен билгеләп үткәннәр Кешенең космоска беренче очышының 60 еллык юбилее уңаеннан социаль хезмәт алучылар үз кул эшләнмәләренең күргәзмәсен әзерләгәннәр.3200
-
13 апрель 2021 - 11:11Яңа Чишмә районында поши атканнар Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 35 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.4500
-
13 апрель 2021 - 11:0310 апрельдә яңачишмәлеләр «Тоталь диктант» язганнар Узган шимбәдә дөньяда рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узды.4200
-
12 апрель 2021 - 15:3912 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 834 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, 30ы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.8100
-
12 апрель 2021 - 15:079 апрельдә Яңа Чишмәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган йөзү буенча ачык турнир булып узган Турнирда Нурлат шәһәре, Мөслим һәм Чирмешән районнары спортчылары катнашкан.13800
-
12 апрель 2021 - 13:43«Без тарихта эзлебез»: Фестиваль - конкурсның зона туры яңачишмәлеләр катнашында Лаешта булып узган Безнең районны Черемухово Бистәсеннән Захаровлар нәселе тәкъдим иткән.5100
-
12 апрель 2021 - 10:44Каен суы: файдасы күп, зыяны да бар, диләр... Аллергия белән интегүчеләр каен бөреләре ачылуны котлары чыгып көтә, ә калганнар өчен иртә яз – үзе бер ләззәт.9000
-
12 апрель 2021 - 10:09Шимбә көнне, 10 апрельдә, Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре Казан ярминкәсендә катнаштылар Табыш 400 мең сум тәшкил иткән.9300
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
12 апрель 2021 - 11:47Бүген Шахмай авылында яшәүче, районда хөрмәт казанган Рәшит Лотфуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә2021 елның 12 апрелендә районда хөрмәтле хезмәт ветераны, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Лотфуллин Рәшит Габдуллаҗан улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.14900
-
12 апрель 2021 - 11:47Бүген Шахмай авылында яшәүче, районда хөрмәт казанган Рәшит Лотфуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 2021 елның 12 апрелендә районда хөрмәтле хезмәт ветераны, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Лотфуллин Рәшит Габдуллаҗан улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.14900
-
12 апрель 2021 - 15:079 апрельдә Яңа Чишмәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган йөзү буенча ачык турнир булып узган Турнирда Нурлат шәһәре, Мөслим һәм Чирмешән районнары спортчылары катнашкан.13800
-
12 апрель 2021 - 09:54Яңа Чишмә гимназиясендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар узган (фоторепортаж) Мәктәп директорларының район семинары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.9300
-
12 апрель 2021 - 10:09Шимбә көнне, 10 апрельдә, Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре Казан ярминкәсендә катнаштылар Табыш 400 мең сум тәшкил иткән.9300
-
12 апрель 2021 - 10:44Каен суы: файдасы күп, зыяны да бар, диләр... Аллергия белән интегүчеләр каен бөреләре ачылуны котлары чыгып көтә, ә калганнар өчен иртә яз – үзе бер ләззәт.9000
-
12 апрель 2021 - 15:3912 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 834 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, 30ы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.8100
-
12 апрель 2021 - 13:43«Без тарихта эзлебез»: Фестиваль - конкурсның зона туры яңачишмәлеләр катнашында Лаешта булып узган Безнең районны Черемухово Бистәсеннән Захаровлар нәселе тәкъдим иткән.5100
-
13 апрель 2021 - 11:11Яңа Чишмә районында поши атканнар Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 35 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.4500
-
13 апрель 2021 - 12:07Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасына язылган "Ландыш" балалар бакчасының барлык 23 хезмәткәре дә район газетасына язылган.4300
-
13 апрель 2021 - 11:0310 апрельдә яңачишмәлеләр «Тоталь диктант» язганнар Узган шимбәдә дөньяда рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узды.4200
-
13 апрель 2021 - 14:53Авылга бушлай орлык кайта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул иткән.4100
-
13 апрель 2021 - 14:56Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.3700
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.3700
-
13 апрель 2021 - 15:5413 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 868 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 34 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 32се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.3600
-
13 апрель 2021 - 11:56Яңа Чишмә Интернат-йортында космонавтика көнен билгеләп үткәннәр Кешенең космоска беренче очышының 60 еллык юбилее уңаеннан социаль хезмәт алучылар үз кул эшләнмәләренең күргәзмәсен әзерләгәннәр.3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика