Музей кыйммәтләрен саклаучы
Марина Былинкина 2024 елда «Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсында җиңүче дип танылды
Марина Былинкина Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеенда фондларны саклаучы булып 2014 елның 1 маеннан эшли. Туполев исемендәге КДТУны тәмамлаганнан соң, музей эшен яратачагын һәм аңа чын күңеленнән хезмәт итәчәген, үз вазифаларын җентекләп башкарачагын күз алдына да китерми ул.
- Марина, ә син бу профессиягә ничек килдең?
- Хәрби комиссариаттан мине 3 айга архивта Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар эзләү эшенә чакырдылар. Анда мин музейның фәнни хезмәткәре Галина белән таныштым. Уртак эш безне якынайтты, мин бу темага бик нык кереп киттем. Архив документлары эченә чумып эшләгәннән соң, музей директоры Анатолий Михайлович Холин мине үз янына эшкә чакырды: анда музей фондын саклаучы вазифасына кеше кирәк иде.
Эш белән бергә мин «Музей кыйммәтләрен саклаучы. «Гид» экскурсоводы» темасына һөнәри курслар үттем; соңрак «Музей кыйммәтләрен саклауны оештыруның цифрлы технологияләре» квалификация күтәрү курсларында укыдым; «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтында «Музей экспозицияләрен һәм күргәзмәләрен проектлауның заманча технологияләре» темасына дистанцион уку курсы уздым.
- Фондны саклаучы буларак, синең өчен музей экспонатлары нәрсәне аңлата?
- Музейның һәр предметы – тере организм, тарихи һәм сәнгати кыйммәте булган хәзинә. Минем музейдагы эшем бу тарихны саклау гына түгел, ә яңа экспозицияләр дә табу. Туган якны өйрәнү музеенда халык белән эшләүнең инновацион формаларын булдырып, күбрәк кешеләрне музейга җәлеп итәбез һәм тарихка якынайтабыз.
«Музей хезмәткәрләре командасы составында Марина барлык федераль, төбәк һәм муниципаль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Аның эше нәтиҗәсендә мәгълүмати-белем бирү, мәдәни-ял, социаль әһәмияткә ия һәм мәгърифәтчелек чаралары саны арта (фестивальләр, конкурслар, иҗади очрашулар, проектлар, фәнни конференцияләр) бара. Намуслы һәм иҗади башкарган һөнәри эшчәнлегеннән тыш, Марина мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы комитеты рәисе, районның участок сайлау комиссиясе әгъзасы да», - ди аның турында музей хезмәткәре Галина Талаева.
Узган ел Марина Былинкина «Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Аның һөнәри казанышлары исемлегендә район башлыгыннан, аның урынбасарларыннан, район башкарма комитетыннан иҗади һәм нәтиҗәле хезмәтләре, иҗтимагый тормышта актив катнашулары өчен дистәдән артык Рәхмәт хаты бар инде.
«Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән сүзләр Маринаның да тормыш мәсләге. Аның катнашыннан башка бер генә спорт чарасы да узмый: ул чаңгычы да, спринтер да, волейболчы да, бадминтончы да. Һәр ярышта призлы урыннар – аныкы. Спорт казанышлары өчен грамоталар исәбе дә даими рәвештә тулылана тора.
- Марина кайчан һәм ничек ял итә?
- Кыска гына ял сәгать-ләрендә без кызым Арина белән үз йортыбызның интерьеры белән шөгыльләнәбез: обойларны ябыштырудан алып, җиһазларны үзебез теләгәнчә реставрацияләү һәм бүлмәләрне макраме ысулы белән ясалган төрле дизайнер әйберләре белән бизәүгә кадәр күп нәрсәне үз кулларыбыз белән эшлибез. Тугызынчы сыйныф укучысы Аринаның кулы бу эшкә ятып тора, әгәр теләсә, бик яхшы дизайнер булачак.
Ял вакытын без гаиләбез (әни, мин һәм кызым) белән үткәрәбез: Татарстан шәһәрләренең тарихи урыннарында булабыз, яисә юлламалар буенча хезмәттәшләрем белән архитектурасы белән дан тоткан шәһәрләргә барабыз. Минемчә, бу иң яхшы һәм файдалы ял.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев