Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Халыкара инвалидлар көне кысаларында традицион очрашу булып үтте, - дип хәбәр итте безгә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
Быел музейда Инвалидлар көне "Музей барысы өчен дә! Инклюзия көне" дип аталган Бөтенрәсәй акциясенә туры килгән. Акция 2 декабрьдә "Инклюзив музей" Халыкара музейлар советының Россия комитеты проекты кысаларында җәмәгатьчелек игътибарын барлык халыкның да мәдәни тормышта тигез хокуклы катнашу әһәмиятлелегенә җәлеп итү максатында үткәрелгән.
Район хакимияте исеменнән районның ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова изге теләкләр белән чыгыш ясаган. Шулай ук кунакларга музей директоры Лидия Лотфуллина, Мидхәт Газыймовлар да мөрәҗәгать иткән. Лидия Зөфәр кызы автор Айгөл Вәлиуллинаның бик матур шигырен укыган.
Авыл китапханәчесе Кадрия Низамиева күренекле татар язучысы, шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга багышланган китаплар һәм материаллардан күргәзмә оештырган. Коръәннән сүрәләр укылган. Очрашу (анда 18 кеше килгән) үзара аңлашу һәм хөрмәт итү шартларында узган.
Кунаклар Мәрьям апа Гобәйдуллинаны котлаганнар, аңа 29 ноябрьдә 90 яшь тулган, шулай ук әлеге очрашуны үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Вәсилә Газыймовага (Зәйдән), Саймә Шәрифуллинага (Әлмәттән) зур рәхмәт сүзләре җиткерелгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев