Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Музейда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

4 июльдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда һәр елны 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды.

Быел бу бәйрәм мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аена туры килде, шуңа да күп балалы пенсионер аналар кичен җыелдылар. Барлыгы 36 кеше чакырылды. Бакташ поселогыннан Рауза Яхина, Чистайдан Сәлимә Кыямова, Фидания Бикмөхәммәтова, Акъярдан Минҗинан Галимова һәм башкалар бу бәйрәмнең чыгымнарын үз өсләренә алдылар. Озын көннән соң алар туганнар кебек бергә җыелып, ихластан сөйләштеләр- аралаштылар. Рамазан ае үзе дә халыкны берләштерә, ничә яшьтә булуыңа карамастан, күркәм эшләргә өнди. Изге Рамазан аен исән-имин, күркәм гамәлләр кылып төгәлләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев