Музейда кунакта
Август азагында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта яшәүчеләр музей директоры Мидхәт Газыймов чакыруы буенча Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда экскурсиядә булдылар. Директор җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре аларны бик җылы каршылады. Мидхәт Газыймов кунакларга музей экспонатларын - борынгы көнкүреш җиһазларын, күп санлы альбомнар, башка әйберләр күрсәтте һәм алар турында сөйләде....
Август азагында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта яшәүчеләр музей директоры Мидхәт Газыймов чакыруы буенча Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда экскурсиядә булдылар.
Директор җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре аларны бик җылы каршылады. Мидхәт Газыймов кунакларга музей экспонатларын - борынгы көнкүреш җиһазларын, күп санлы альбомнар, башка әйберләр күрсәтте һәм алар турында сөйләде. Кунаклар күргән һәм ишеткәннәргә таң калдылар. Сәфәр кызыклы булды, чөнки аларның музейга беренче мәртәбә килүләре иде. Экскурсия тәмамлангач, музей хезмәткәрләре кунакларны камыр ризыклары, чәй, җиләк-җимеш белән сыйладылар.
Шундый мәдәни чараны биредә яшәүчеләр өчен Картлар йорты директоры Михаил Демидов белән Мидхәт Газыймов оештырды. Картлар йортында яшәүчеләр ихластан аларга һәм кунакчыл музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен ирештерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев