Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Музейда традицион очрашу

7 мартта Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда солдат әниләренең традицион, ел саен уздырыла торган очрашуы узды.

Очрашуга Әфган сугышын узган, Чечня сугышында катнашканнарның әниләре, хатыннары, якын туганнары, «Йолдыз» балалар бакчасына йөрүче балаларның һәм булачак солдатларның әниләре чакырылды. Очрашуны музей, Зирекле АМЙ, «Аҗаган» яшүсмерләр клубы оештырды.
Очрашуны ачып, музей директоры Лидия Лотфуллина кунакларны язның беренче бәйрәме – 8 Март белән котлады, барысына да саулык-сәламәтлек, гаиләдә, эштә иминлек, уңышлар теләде.  Балалар бакчасыннан һәм лицейдан килгән яшь артистлар улларын көткән аналар турында шигырьләр сөйләделәр, әзерләп килгән номерларын башкардылар.
Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов кунакларны Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан дөнья күргән «Биографический словарь. Книга Памяти ветеранов боевых действий в Афганистане. (1979-1989)» 2 томлык китабы белән таныштырды. Китапка Яңа Чишмә районыннан Әфган сугышын үткән 89 якташыбыз, шул исәптән Зирекленең 9 егете турында мәгълүмат кергән. Кәүсәрия Зәйнуллина һәлак булганнар һәм сугыштан исән кайтып вафат булганнар рухына Коръән сүрәләре укып,  дога кылды. Җир йөзендәге халыкларның сугышсыз, борчуларсыз, югалтуларсыз, бары тик хезмәт белән тудырылган тормышта яшәвебезне теләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев