Нефтьчеләрдән зур концерт
12 августта яңачишмәлеләр үзләренең турне кысаларында республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә концерт белән чыгыш ясаучы республика артистларын җылы каршыладылар. Республика нефтьчеләреннән бүләк итеп оештырылган бушлай концерт Татарстанда нефть чыгара башлауга 70 ел тулу хөрмәтенә иде.
Моннан тыш "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге вәкиле район башлыгы Вячеслав Козловка тантаналы шартларда ике сертификат тапшырды: бер миллионы - спорт формалары, икенчесе - 100 мең сумлыгы - сәхнә костюмнары сатып алуга. Шунысын да әйтергә кирәк, концертта таләпчән тамашачыны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәле артистлар катнашты. Популяр эстрада җырларыннан, хәзерге һәм совет чоры көйләреннән, күңелле рус халык һәм татарча эстрада җырларыннан торган репертуар, алып баручының мәзәкләре бик җылы кабул ителде, артистларның талантына һәм һөнәрилегенә тел-теш тидерерлек түгел иде. Тамашачылар алдында республика эстрадасы йолдызлары, атаклы "Ворожея" рус җыры ансамбле, "Гармония" җыр ансамбле, "Булгары" бию театры, Алексей Волков, Светлана Минеева, ТР-ның халык артисты, атаклы баянчы Рөстәм Вәлиев, Магомаев кебек җырлаучы, ТРның атказанган артисты Рөстәм Асаев һ.б. чыгыш ясады. Өлкәннәр артистларны алкышларга күмсә, балалар аларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Аннан кала, нәниләргә уенчыклар тараттылар, моңарчы алар РМЙ-да цирк тамашасын карадылар. Халык күңел ачканда даими атрибут саналган шашлык та хәзерләнде, камыр ризыклары да сөендерде.
Мондый мәдәни десант безне еш сөендерми, шуңа да ул әле тиз генә онытылмастыр.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев