Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Әни, син безнең өчен яшәгәнсең икән...”

Чертуш авылы клубында шул исем астында кичә булып узды. Анда кунак булып агымдагы елда үзләренең 70, 75, 80, 85 яшьләрен тутырган, авыр елларда да йорт тутырып балалар үстергән әниләр килгән иде. Алар узган гомер юлын кыскача гына газета укучылар игътибарына да бәян итәсем килә.


Ләтифә апа Газизова ата назын тоймый да кала. Аңа 2 яшь  тулганда әтисе чирләп үлеп китә. Ялгыз ана тәрбиясендә калган өч кыз арасында иң чая, эшкә уңган Ләтифә апа башлангыч сыйныфта укыганда ук кырга башак җыярга йөри. 14 яшеннән урман, салам ташу эшендә хезмәт куя. Аннан Лаешта тракторчылыкка укып, егәрле тракторлар йөртә башлый. Ничек кенә авыр булмасын, тормыштан ул беркайчан зарланмый. Лаеклы ялга чыкканчы аңа әле ат, сарык, дуңгыз караучы булып та эшләргә туры килә. Куйган хезмәтләре Мактау кәгазьләре белән бәяләнә. Ләтифә апа тормыш иптәше Илгизәр абый белән 51 ел тату гомер кичереп, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Ландыш фермада сыер савучы булып эшли, кечесе Гөлчәчәк Казанда яши. Быел ул туган йортын төзекләндереп, гөлбакча ясап куйды. Оныклары да әбиләрен бик ярата.
Шахмай авылында колхозчылар гаиләсендә туган Фәүзия апа Абдуллина да кече яшьтән кыр эшенә керешә, үсә төшкәч ындыр табагында үлчәүче һәм соңрак почтада эшли. Бер күрешмичә, әти-әниләре генә сөйләшеп кияүгә чыккан Чертуш егете Рәфагать абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 13 оныклары һәм 13 оныкчыклары бар. Бүгенге көнгә кадәр алар йорт тутырып мал асрадылар, бакчалары да зур. Авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар турында “Заветы победителей” китабында да, республикабыз газеталарында да язмалар басылып чыкты.
Хәлиуллина Срурия апа да тормыш иптәше Хафиз абый белән 5 баласын кадерләп – тәрбияләп үстергән. Үзе дә әти-әнисе гаиләсендә кадерле бала булып үсә. Чаллы Башы мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлап, колхозда төрле эшләрдә эшли, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Срурия апа аш-суга да бик оста. Аның йорты – курчак өе кебек: матур, чиста. Аның 8 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
Наилә апа Гаризова 4 сыйныфта укыганда ук ындыр табагында үлчәүче булып эшли башлый. Тырыш кызны 7 сыйныф бетерүгә чебешләр караучы итеп куялар. Авылыбыз егете Гомәр абый белән тормыш корып 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Флер абый, кызлары Гөлсинә апа – Чаллы шәһәрендә, Накия апа Зәйдә, Наҗия апа Казанда яшиләр. Уллары Ильяс Шахмай авыл җирлеге башлыгы. Наилә апа гел хәрәкәттә: казлар үстерә, җылы оек-бияләйләр бәйли, тәмле ризыклар әзерли.
Дамирә апа Әхмәтвәлиева тол калып ялгызы гына ике бала тәрбияләп үстергән кеше. Мин белгәндә ул ат җигеп, малларга азык ташучы булып эшли иде. Колхозда 41 ел хезмәт куйган. Бетмәс-төкәнмәс эш аның рухын сындырмаган. Тик язмыш аяусыз шул, кайвакыт аяктан да ега. Авыр авыру Дамирә апаны да сыный. Бүген ул кече улы Нургали һәм килене Миләүшә тәрбиясендә яши. 
Мәдинә апа Минабетдиновага 8 яшь булганда әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтып, озак та тормый вафат була. Әнисе 5 бала белән тол кала. Башкалар кебек үк, ул да кече яшьтән кырда эшли башлый. 7 сыйныф бетергәч, фермага су җылытучы булып эшкә килә. Аннан сарыклар да карый, дуңгыз фермасында да хезмәт куя. Күп еллар рәттән авыл Советына депутат итеп тә сайлыйлар аны. Хезмәт стажы – 48 ел. Ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Мактау кәгазьләре, 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Кайната-кайнаналы йортта тату гына яшәп, тормыш иптәше Мансур абый белән (мәрхүм инде) 6 бала үстерәләр. Пенсиягә чыккач та, 14 ел ашханәдә эшли әле ул. Олы яшьтәге бертуган апасын да карый. Онык-оныкчыкларына да зур терәк. Бүген ул улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә.
Генария апа Хәйруллина 33 яшендә ялгыз калып, 3 баланы аякка бастыра. Ул вакыт иң зурысы Илсөяр апа 4 сыйныфта, Фәния апа – 2 сыйныфта, ә Фәнискә 4 яшь була. Бәхеткә, аны кайнанасы Миңсылу әби ташламый. Генария апа исә көнне төнгә ялгап, 40 ел колхозда хезмәт куя. Бүген ул балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.
Чертуш авылында күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән Дания апа Гыйльметдинова Шахмайда 7 сыйныф тәмамлап, Чистай медицина училищесына укырга керә. Тик, сагынып, кире авылга кайта һәм авыл егете Ирек абыйга тормышка чыга. Бергә гомер итүләренә – 59 ел. Алар 5 бала тәрбияләп үстерә, 10 оныклары, 7 оныкчыклары бар. Олы яшьтә булса да, яшәү дәртен югалтмаган Дания апага сокланмый мөмкин түгел. Шундый түгәрәк бәхетегез әле озак еллар дәвам итсен, Дания апа.
Әнием Факия Хабибуллина колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе колхозда алдынгы комбайнчы, сугыш ветераны иде. Әни 8 сыйныф бетергәч, Чистайда 2 номерлы мәктәптә укып, Чистай сәгать заводында деталь бирүче булып эшли. Әтиебез Рафик белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әниемнең бөтен гомере терлекчелектә узды (35 ел), ул Мактау кәгазьләре, 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнде. Бәйләргә, тегәргә, тәмле ризыклар пешерергә ярата. Хәзергесе вакытта балалары кадер-хөрмәтендә яши.
Сәхнә түрендә балаларның әни, син безнең өчен яшәгәнсең икән дип, җылы теләкләрен җиткерүләре бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Аларның хезмәтләрен бәяләп, “Агро-Основа” ҖЧҖ генераль директоры Радик Нуретдинов юбилярларны котлап бүләкләр тапшырды. Чертуш бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризовлар да җылы теләкләрен җиткерделәр. Матур концерт программасы әниләргә бәйрәм бүләге булды.
Рәмзия Мусина, Чертуш авылы 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев