Нәсел җебе
Халыкара музейлар көне Зирекле музеенда гадәттәгечә Бүләк итү көне буларак үтте. Әлеге бәйрәмнең үзенчәлекле ягы шунда - Газыйм бабай Кәримовның (1876-1945) оныклары очрашты. Аның исеменнән Газыймовлар фамилиясе башлана…, дип сөйли музей директоры Мидхәт Газыймов.
-Мондый очрашуны оештырыр алдыннан шактый хезмәт куярга туры килде: 1858 елгы Х ревизия язуы материалларын, 1865-1917 еллар өчен метрик язуларын, Уфадагы Дәүләт архивында сакланучы 1832-1858 еллардагы Оренбург мөселман диния нәзарәтеннән, Газыймовлар нәселенең башка чыганакларыннан алынган материалларны ачыкладык. Шулай итеп, без Газыйм бабайның барлык туганнарын билгели алдык. Алар 9 бала булган: Мөхәммәтвафа (1864 елда туган), Мөхәммәтсафа (1866-1937), Мөхәммәтгәрәй (1868-1883), ул 14 яшендә үлгән, Мостафа (1870-???), Бибихәдичә (1873-1962), Бибигазыйм (1876-1945), Бибигаҗилә (1879-1948), Нурулла (1881-???), Мөхәммәтгәрәй (1884-1938). Бу балаларның әтиләре - Мөхәммәткәрим (1838 елгы), әниләре - Шәмсебану Мифтахетдин кызы.
1858 елгы Х ревизия язулары буенча без карт бабай Мөхәммәткәримнең әтисен, әнисен, туганнарын ачыклый алдык: әтисе - Рәхимкул Әмиров (1797 елда туган), әнисе - Фатыйма Ибдиева (1808 елгы). Аларның җиде балалары булган: Мөхәммәтрәхим (1826-1913), Мөхәммәтҗан (1838), Фәхрелниса (1835), Мөхәммәткәрим (1838), Хөббениса (1843), Мөхәммәтсадыйк (1845-1913), Хәерниса (1850 елгы). Рәхимкулның үзенең дә туган абыйсы булган: Рәхмәтулла (1794), Рәхмәтулланың уллары Фәсхетдин (1818), Мөхәммәтрәхим (1826), Хисмәтулла (1843).
Ниһаять, Рәхмәтулланың һәм Рәхимкулның әтисе - Әмир, якынча 1770 елда туган. Ә бит безнең Зирекле авылының нигез салу елы барлык белешмәлекләрдә 1730 еллар дип билгеләнә. Моннан түбәндәгене күзалларга мөмкин: Әмир бабайның әтисе һәм тагын берничә гаилә Зирекле-Ерыклы авылына (Кичү, Адамча, Ерыклы) нигез салучылар булган. Менә бу чыннан да тарих! Әлегә без бу нык тармакланган нәселнең бер чылбырын - Газыйм (Бибигазыйм) бабай нәселен генә алдык.
Аның оныклары һәм оныкчыклары бүгенгесе көнне илнең төрле почмакларына сибелгән. Бәйрәмгә Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Лениногорскидан, Чабаксардан (шәһәр), Әлмәттән, Зәйдән, Ямаштан (Әлмәт районы) барлыгы 52 кеше җыелды. Алар Рәхимкул бабайдан башлап Газыймовларның тулы шәҗәрәсен төзү ниятен, табылган соңгы архив материалларын кертеп, бүген үк шушы максатка матди ярдәм күрсәтеп, Зирекле авылы тарихы буенча 5 нче китап бастыру идеясын да ихластан хупладылар. Вәгыйз абый Газыймовның балалары компьютер өстәле белән урындык бүләк иттеләр. Үз чиратында музей аларга истәлек итеп М. Газыймовның китапларын бүләк итте. Хамәтҗан бабай (Мөхәммәтҗан, 1827-1897) линиясе буенча да, ягъни әнием Рәхилә Нурулла кызының шәҗәрәсе буенча мондый очрашулар алда әле тагын булыр, дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев