Нәселемнең моңлы чылбыры
405
0
0

Чертуш мәдәният йортында җырга-моңга гашыйк туганнар катнашындагы җылы кичә тамашачыларга зур бүләк булды.
Кеше, билгеле бер вакыт җиткәч, үз нәселен, үз тамырларын барлый башлый. Юкка гына борынгылар "Жиде буының бел», димәгәннәр. Шушы гади сүзләргә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Һәрбер нәселнең үзенең аерым бер үзенчәлеге гомер буе сакланып килә. Әлеге кичәдә, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән, Гайнановлар нәселенең җырга -моңга гашыйк туганнары җыелган иде.
.Чертушыма кайттым менә,
Авылдашлар, ничек хәлегез?
Очрашулар сирәк була,
Күңел ачыйк бүген, әйдәгез, дип башлап җибәрде Асия апа үзенең туган авылы Чертушка атап чыгарылган шигырьләре һәм җырлары белән .Ул җырга-моңга бай Гайнановлар гаиләсендә туып үскән. Кечкенәдән авыл клубларында җырлап, биеп йөргән. Быел аның үзешчән сәнгатьтә катнашып йөрүенә дә 40 ел була.
Шул гаиләнең тагын бер кызы Әкълимә апа да җыр-моңга гашыйк булып үсә. Аның моңы балаларына, оныкларына да күчә. Әлеге кичәдә аның кызлары Илсөяр Дәүләтшина һәм Кадрия Гыйльманова тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Әлеге моң аларның балаларына да күчкән. Кадриянең ике кызы: Алинә һәм Гөлинә дә бу бәйрәмне җырлары белән бизәп тордылар, ә Илсөяр апаның кызы Алсинә ут чыгарып биеде.
Гармун моңы кемнәрнең генә күңелен кузгатмаган! Гайнановлар гаиләсендә дөньяга килгән Тәскирә апаның 4 кызы арасында Сания апа аеруча җыр-моңга гашыйк булып үсә. Кечкенәдән гармунда уйный, бик моңлы итеп җырлый. Сания апа авылыбыз мәдәният йортында үткән һәр бәйрәмгә кайтып, авылдашларны жыр-моңга күмә.
Гайнанов Әкрәм абый да (мәрхүм) шушы нәселнең сайрар кошы булып истә калды. Аның шигырьләре «Шигырьләрем-соңгы истәлек» исемле китапта басылып чыкты. Гармунда уйнаган моңлы көйләре, җырлары туганнары күңелендә яши. Бай мирас-күңел байлыгын, тәрбия, үгет-нәсыйхәтләрен үзенең балаларына, оныкларына тапшыручы Суфиян абый да бу моңлы нәселнең мөхтәрәм улы. Ул гомер буе колхозда эшләп, кайгылар күреп, аларны җинеп, тәрбияле ул-кызлар үстергән ата. Ул да тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Анын кызы Жиһангирова Гөлшат апа һәм Зиннур абыйның жырга-моңга гашыйк гаиләсе -кичәбезнең кадерле кунаклары иде. Аларның бергә гомер кичерүләренә дә 30 елга якын вакыт узган. Гөлшат апа күптәннән Чертуш мәдәният йортын җитәкли. Әлеге туганнарны җыеп, кичә үткәрү дә аның идеясе иде. Аларның 4 кызы да: Гөлназ, Айсылу, Әлфинур,Зөһрә -сәхнә йолдызлары. Җырлары, биюләре тамашачыларга зур бүләк булды.
Әлеге кичәне шушы юллар авторы алып барды.
...Әйе, бу кичәдә һәрбер тамашачы күңеле белән үзенең туган нигезенә, ялан тәпи йөгереп узган болыннарына, җиләк җыеп йөргән урманнарына кайтып килгәндер,үзенең иң кадерле кешеләрен искә алгандыр. Өзелмәсен кайтыр юллар, өзелмәсен туганнар белән аралар, өзелмәсен буыннардан буыннарга тапшырылган җыр-моңнар, нәселемнең моңлы чылбыры. Әлеге кичә тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.
Рәмзия МУСИНА,
Чертуш авылы Рәмзия Мусина, Чертуш авылы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 08:2217 апрельдә Яңа Чишмә районы муниципаль хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырганнар Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең физик мөмкинлекләрен тикшергәннәр.1700
-
19 апрель 2021 - 11:5319 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 068 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана.5900
-
19 апрель 2021 - 11:11Вячеслав Козлов: «Балаларның туклануын оештыру даими контрольдә булырга тиеш» Чираттагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә Шахмай авылында узды, аны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Киңәшмәдә АҖ башлыклары һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.7000
-
19 апрель 2021 - 09:18Татарстанда салкынча, җилле һава торышы көтелә Бүген Татарстанда көчле җил көтелә: тизлеге урыны белән 15-18 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.6100
-
19 апрель 2021 - 08:48Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.6400
-
19 апрель 2021 - 08:40Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырганнар 16 апрельдә Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлес үткәрелгән, аның иганәчеләре - җирле эшмәкәрләр булган.6700
-
16 апрель 2021 - 12:0516 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 964 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 30зы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.17400
-
16 апрель 2021 - 11:55Яңа Чишмә районының барлык хуҗалыклары язгы-кыр эшләренә керешкәннәр Райондагы авыл хуҗалыгы оешмаларының барысы да диярлек язгы-кыр эшләренә керешкәннәр.17500
-
16 апрель 2021 - 11:20Яңа Чишмәдә алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булып узган «Бердәм Россия» сәяси партиясе сентябрь аенда узачак сайлауларга РФ Дәүләт Думасына әлеге партиядән депутатлыкка кандидатлар һәм аларның халык белән очрашуларын оештыруны билгели башлады.18600
-
16 апрель 2021 - 11:10Яңа Чишмә Картлар йортында чуаш фольклоры кичәсе булып узган «Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар чуаш фольклорына багышланган әдәби тамаша әзерләгәннәр.18900
-
15 апрель 2021 - 15:2415 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 932 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 31се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.20600
-
15 апрель 2021 - 15:11«Шешмаойл» АҖдә өмә узган «Шешмаойл» АҖ коллективы төзекләндерү буенча өмә үткәргән21000
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.29400
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
19 апрель 2021 - 08:27Бүген Мәшгульлек үзәге үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә1991 елның 19 апрелендә Мәшгульлек хезмәте оештырыла6700
-
19 апрель 2021 - 11:11Вячеслав Козлов: «Балаларның туклануын оештыру даими контрольдә булырга тиеш» Чираттагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә Шахмай авылында узды, аны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Киңәшмәдә АҖ башлыклары һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.7000
-
19 апрель 2021 - 08:27Бүген Мәшгульлек үзәге үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә 1991 елның 19 апрелендә Мәшгульлек хезмәте оештырыла6700
-
19 апрель 2021 - 08:40Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырганнар 16 апрельдә Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлес үткәрелгән, аның иганәчеләре - җирле эшмәкәрләр булган.6700
-
19 апрель 2021 - 08:48Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.6400
-
19 апрель 2021 - 09:18Татарстанда салкынча, җилле һава торышы көтелә Бүген Татарстанда көчле җил көтелә: тизлеге урыны белән 15-18 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.6100
-
19 апрель 2021 - 11:5319 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 068 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана.5900
-
20 апрель 2021 - 08:2217 апрельдә Яңа Чишмә районы муниципаль хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырганнар Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең физик мөмкинлекләрен тикшергәннәр.1700
© 2011 - 2021. Шешминская новь. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+