Нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләргә
5 февральдә Яңа Чишмә районы делегациясе ТР Мәдәният Министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләре алдында 2012 елда Министрлыкның эшләгән эшләренә йомгак һәм 2013 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков хезмәт хакларын арттыру, эшнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә җитди тукталды. Барлык...
5 февральдә Яңа Чишмә районы делегациясе ТР Мәдәният Министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләре алдында 2012 елда Министрлыкның эшләгән эшләренә йомгак һәм 2013 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков хезмәт хакларын арттыру, эшнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә җитди тукталды. Барлык чыгышлардан ачыкланганча, мәдәният хезмәткәрләре эшендә төп критерийлар үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү системасы, барлык күрсәткечләр динамикасы, тамашачыларның төрле чараларда катнашуын арттыру булачак.
Коллегиядә республика прокуроры Кафил Әмиров та катнашты, ул республиканың тарихи-мәдәни мирасы һәйкәлләрен, музейларны саклап калу һәм реставрацияләү мәсьәләләренә тукталды. Коллегиядән соң киңәшмәне мәдәният министры урынбасары Ираида Әюпова үткәрде, киңәшмәдә киләчәктә эшебезнең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге буенча башка төп критерийлар билгеләнде.
Һәрбер делегациягә 2012 елда мәдәният министрлыгының төрле юнәлештәге, төрле төрдәге, бүлектәге эшчәнлеге турында төсле фотолар белән бизәлгән Китап бүләк иттеләр.
Рәсемдә - район делегациясе: (сулдан уңга) ҮКС-ның балалар китапханәсе бүлеге мөдире Нәкыя Кашапова, мәдәният бүлеге белгече Светлана Холина, мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева, Яңа Чишмә районы халык ижаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев