Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Нурулла бабай оныклары

Кеше һәрвакытта да, гомер - гомергә үз нәселен, үз тамырын белергә тырышкан, исән чакта әби - бабасыннан, әти - әнисеннән сорашып, белешеп, туганнарын барлаган, аралашкан, бер - берсенә кунакка йөрешкән, нәсел җепләрен өзәргә юл куймаган, киресенчә, аны ныгытырга тырышкан. Моңа ислам дине дә этәргән: мөселман кешесенә шәригать законнары нигезендә җиде...

Кеше һәрвакытта да, гомер - гомергә үз нәселен, үз тамырын белергә тырышкан, исән чакта әби - бабасыннан, әти - әнисеннән сорашып, белешеп, туганнарын барлаган, аралашкан, бер - берсенә кунакка йөрешкән, нәсел җепләрен өзәргә юл куймаган, киресенчә, аны ныгытырга тырышкан. Моңа ислам дине дә этәргән: мөселман кешесенә шәригать законнары нигезендә җиде әби-бабаңны белү йөкләнгән. Кызганыч, бүгенгесе көндә хәтта өченче буын туганнарыбызны йә белмибез, йә танымыйбыз. Сирәкләре генә, бик хәтерлеләре генә бу мәcьәлә белән кызыксына.
Шушы максатлардан чыгып, Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда чираттагы мәҗлес - буыннар очрашуы булып узды. Хәтерләсәгез, шушы елның 18 нче маенда, ягъни Халыкара музейлар көнендә, үзем дә аның исеме белән фамилиямне йөрткән Газыйм бабай оныклары очрашкан иде. Бу очрашу әти ягыннан иде. Җыелган туганнарга Татарстан Милли архивында сакланган 1865 - 1917 еллардагы 54 елның метрика язулары, 1858 елда уздырылган Х Ревизия сказка (халык санын алу) материаллары буенча әти ягын 1790 нчы елларга кадәр ачыклый, нәсел тармагын - куагын һәркемгә аңлата һәм исбат итә алган идем.
Бүгенге очрашуга Рәхилә әниемнең (1911-1990) әтисе Нурулла (6.03.1870-21.08.1941) Хәмәтҗан (дөресе Мөхәммәтҗан) улының оныклары чакырылды. Нурулла бабайның әтисе Мөхәммәтҗан 1827 елда туган, 1897 елның 25 ноябрендә 70 яшендә кату зәхмәтеннән вафат булган. Бу мәгълүмат 1897 елгы метрика язуларында китерелгән. Әйткәнемчә, бу материаллар минем "Зиреклем зирекләре" китабында да тулысынча кертелде, ләкин китап бүгенге көндә (450 экземплярда чыккан булса да) тулысынча таралып бетте.
Мөхәммәтҗан бабабыз Гомәров фамилиясен йөрткән, димәк, әтисе - Гомәр (1790 е.т.), Гомәр әтисе - Сәгыйрь, якынча 1760 елда туган диеп фаразлыйк. Зирекле авылының башлангычы дип рәсми энциклопедияләрдә 1730 еллар диеп күрсәтелә икән, безнең бабаларыбыз авылга нигез салучылар булып чыга түгелме соң?
Мөхәммәтҗан бабайның документлар буенча 2 хатыны булганы ачыклана. Беренче хатыны Хөбәйбәдән (икенче язуларда Хәбибә диелгән) 6 бала дөньяга килә: Әхмәдҗан, Мөхәммәтвәли, Гарифулла (6.05.1852-8.07.1921), Мәхбубиҗан (15.11.1846-15.03.1897), Хөсниҗамал (яки Хөсникамал, 12.04.1855 е.т.), Гайфетдин (28.04.1858 е.т). Укучыда: Туган-үлгән елларын кайдан алган икән бу Мидхәт? дигән табигый сорау туар.
Татарстан Милли архивында эшләгәч, алга таба эзләнүләрне дәвам иттем. Шул вакыт Балтач районының Карадуван авылында 2 музей төзегән (Себер тракты музее, Муса Җәлил музее) Бакый абый Зыятдинов мондый документларның Уфа Дәүләт архивында да саклануын - барлыгын әйтте һәм анда барып эзләргә киңәш итте. Чөнки ул үзе дә нәкъ шундый материаллар белән үз төбәге, туган-үскән авылы турында 10 га якын китап язды.Уфага запрос ясадык. Уңай җавап килде. Зирекле авылы буенча (ул вакытта аның рәсми исеме Кичү Адача, Ерыкла тожъ) Уфа Дәүләт архивында сакланган Оренбургское магометанское духовное собрание фондларыннан (Ф.И.-295, оп.9, ед.хр. № 246-230) 1831-1858 еллардагы метрика язуларын таптык. Ләкин күчереп алырга рөхсәт бирмәделәр, ә фотога төшерергә рөхсәт булды. Бу эшне Октябрьский шәһәрендә яшәүче укучыбыз Мифтахов Ринат Гариф улы башыннан алып ахырына кадәр башкарып чыкты. Аңа мең рәхмәт. Шул делолар арасыннан 7 елныкы сакланмаган булып чыкты. Менә шул документларга таянып, Мөхәммәтҗан бабайның туган - үлгән көннәрен төгәл күрсәтә алдык. Башка эзләнүче кешеләргә дә шул юл белән барсыннар иде дигән теләктә калган. Мөхәммәтҗан бабайның беренче хатыны үлгән булырга тиеш, чөнки икенче хатыны Гайшә (Бибигайшә) Госман кызы туачак 9 баланың беренчесен Хәлиулланы 1860 елда таба, ә Хөбәбәнең 6 нчы баласы Гайфетдинны 1858 елда тапкач, башка баласы дөньяга килүе турында мәгълүмат - язма юк.
Мөхәммәтҗан белән Бибигайшәнең дөньяга 9 баласы аваз сала: Хәлиулла (1860-1930), Төхфәтулла (1861-14.12.1936), Бибинәгыймә (18.10.1865-26.12.1937), Бибигалимә (26.02.1868 - ?), Нурулла (6.03.1870-21.08.1941), Ярулла (4.01.1873-23.01.1942), Шаһидулла (18.04.1875-11.09.1876, чәчәк авыруыннан вафат була), Бибигалия (4.10.1876 е.т), Нурмөхәммәд (6.02.1879-4.02.1884, биш яшендә ютәлдән үлә). Билгеле, бу исән үскән 7 баланың нәсел тармагын бүгенге көнгә кадәр барлап, куак формасында төзү - гаять зур хезмәт сорый торган гамәл. Бәлки, киләчәктә бу эш эшләнер дигән теләктә калам.
Алар арасыннан безне кызыксындырганы - Нурулла бабай. Ул үзеннән 3 яшькә олы булган Әдәмсәдән Шәмсетдин кызы Галиягә (1876-27.08.1942) өйләнә. Зирекле метрика язуларыннан аның өйләнгән елын табып булмады. Күрәсең, никах кыз йортында укылгандыр.
Нурулла бабай белән Галия әбинең 7 баласы дөньяга килеп, исән-имин булып, озын - озак гомер кичерәләр. Беренче баласы Хәдичә Гыйниятуллинаның (8.02.1897-14.01.1990) үзенең дә 7 баласы туа, Ленин ордены белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган механизаторы, комбайнда сеңлесе Әминә белән эшләгән Гыйниятуллина Мәймүнә апаның (1925 - 1985) әнисе; Нурмөхәммәт (8.02.1900 - 17.08.1992), гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, беренче хатыны Миннисадан (1905-1947) 5 бала, икенче хатыны Закирә Нуретдин кызыннан (1912-6.5.1992) 7 бала атасы; Гадилә Камалова (24.12.1902-11.06.1988), 4 бала әнисе; Хәбибә Газыймова (25.02.1905-10.01.1901), үзенең дә 8 баласы; Гамирә Хөснетдинова (18.01.1908 - 8.12.1998), Бөек Ватан сугышында һәлак булган ире Исмәгыйль (13.05.1908-10.03.1943) белән 4 бала үстерәләр; Рәхилә Нуруллина (Газыймова) (22.04.1911-11.11.1990), аның ире Гариф Газыймов та (13.06.1907-11.02.1943) сугышта һәлак була, әни 5 бала белән кала, апам Нәкыя яшь ярымда вафат була; Хәбибрахман (31.10.1913-31.07.2010), гаиләдә төпчек бала булып үсә, 97 яшендә вафат була, сугышның әсирлек газапларын, михнәтләрен татый, 8 баласы дөньяга килә, Самат уллары 4 ай гына яши.
Санап киткән һәм бүгенге көндә исән булган Нурулла бабайның оныклары, оныкчыклары очрашуга чакырылды. Туганнар бер-берсе белән таныштылар, күрештеләр, гомерлек хатирәләр белән таралыштылар. Җылы, туганнарча аралашуга ихластан шатландылар, мондый чараларның бик мөһимлегенә инандылар. Зирекле тарихы буенча әзерләнеп ятучы 5 нче китапка - "Зиреклем тамырлары"на да матди ярдәм күрсәттеләр. Мең рәхмәт сезгә, туганнар. Туганнар Нурулла бабайның 18-19 яшендә гарәп хәрефләре, хәтта гарәп телендә 1888-1889 елларда язылган һәм Рәхилә кызында сакланып калган кечкенә китапчыгы - книжкасы белән дә таныштылар. Ул китапчыкта әтисеннән башлап, 42 ир-ат туганының исемен атый һәм "боларның барысына да дога булсын" диеп тәмамлый.
Билгеле, әле миңа да бу исемнәрнең күбесе таныш түгел. Димәк, эзләнәсе дә, эзләнәсе. Шуны әйтә алам, иренмәгән кешегә минем һәм музей тарафыннан документларга таянган ныклы юл күрсәтелә һәм күрсәтелде. Теләгегез булганда, калганын ачыклау үзегездән тора.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев