Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Очрашулар насыйп булгач...

    2013 елда Татарстанда нефть чыга башлауга 70 ел булды. Шулай ук нефтьнең төп төбәге булган Әлмәттә Язучылар союзы оешканга - 50 ел. Шул уңайдан "Илһам чишмәләре" дип аталган һәм 200 авторның шигырьләрен үз эченә алган китап дөнья күрде.

    18 февраль көнне Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреш музеенда әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Китапка шигырьләре кергән авторлар, район үзәк китапханә системасы җитәкчесе Гөлнур Латыйпова, ҮКС хезмәткәрләре Гөлфия Вәлиуллина, Нәкия Кашапова, Сания Гыйльманова, библиограф Альбина һәм авыл китапханәчеләре чакырылган иде. Музей директоры Мидхәт Газыймов, фәнни хезмәткәр Лидия Лотфуллина, музей фонды хезмәткәре Илгизә Кыямова һәм Зәйтүнә Газыймова барысын да бик җылы каршы алдылар.
    Очрашуда иң беренче Яңа Чишмә районында яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучылар берлеген оештыру мәсьәләсе дә каралды һәм бертавыштан уңай хәл ителде. Аңа "Чишмә тамчылары" дигән исем сайланды. Берләшмә җитәкчесе итеп бертавыштан Мидхәт Газыймов билгеләнде. Аннан соң Мидхәт абый яңа китапка шигырьләре кергән авторларның һәрберсе белән таныштырып үтте. Бу китапка районыбыздан 25 кеше кергән. Шуларның унбере очрашуга килгән иде һәм алар барысы да чыгыш ясады, бүләккә китапларны да алып киттеләр.
    Чистай шәһәреннән килгән Фидания Бикмөхәммәтова үзе иҗат иткән "Корбаннар" җырын башкарды. Ул музейга "Кышкы күренеш" картинасын, армиядә һәлак булган улы Раил истәлегенә ясаган фотоларын һәм очрашуга килгән һәрбер кешегә үзенең җырлары кергән дисклар да бүләк итте. Шулай ук улы Рамил өлеше булсын дип, музейга хәер биреп калдырды.
    Шахмай авылында туып, Чаллы шәһәрендә гомер итүче Нәкыйп Галимов чыгышын барыбыз да бик җылы кабул иттек. Нәкыйп абый район китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итте һәм яңа оешкан "Чишмә тамчылары" берлегенә ярдәм итәргә теләк белдерде. Шахмай авылыннан килгән Зәкия апа Гарифуллина, Тубылгы Таудан Ярулла Кәрим, Нотфи бабай Мифтахов, Мәрьям Әбдрәфыйкова, Чертуш авылыннан Наилә Ситдыйкова, Зирекленең үзеннән Кадрия апа Гатина, Гөлшат Нуриева, Акъярдан Миләүшә Халикова үзләренең шигырьләрен укыдылар, Ленино авылыннан килгән Зинаида Кондеева үзенең матур җырлары белән кичәне тагы да бизәде. Сый-хөрмәт тулы өстәлләр янында узган 3 сәгатьләп вакыт сизелми дә үтеп китте. Кичә азагында Гөлнур Мәүлет кызы барыбызга да китаплар өләште. Без, һәммәбез дә барчасына рәхмәтле булып, киләчәктә дә яңа очрашулар көтеп, өйләребезгә таралыштык.
    Миләүшә ХАЛИКОВА,
    Акъяр авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: