Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Очрашып яшәргә язсын

Зирекле авылы халык иҗаты hәм көнкүреше музеенда Яңа Чишмә районы "Бөреләр" әдәби түгәрәк әгъзалары "Туган яктан илhам алып" - "Вдохновленные краем родным" hәм "Зирекле тамырлары" китапларын тәкъдир итү кичәсенә җыелды.

Очрашуны музей директоры, "Бөреләр" әдәби түгәрәк җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт абый Газыймов ачып җибәрде. Ул музей эшчәнлеген яктырткан китап, журнал, альбомнар, газеталар, якташ язучыларыбызның китаплары белән, аларга багышланган күргәзмә белән таныштырды. Яңа чыккан китапларны тәкъдир итте.
Бу китапларны чыгаруда музей хезмәткәрләренең өлеше бик зур. Очрашуга килүчеләр бу турыда кат - кат искә төшерделәр. Алар hәрберсе Мидхәт абыйны олы юбилее - 75 яшь тулуы белән дә кайнар котладылар. Шигъри котлаулар, чын йөрәктән теләкләр әйтелде. Олы җанлы җитәкчебезгә, иҗади дустыбызга Аллаhның рәхмәте булсын.
Шахмайдан Зәкия апа Гарифуллина, Резедә Абдуллина, "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее" җитәкчесе Гөлнар Сабирова, Бакташтан Минниса апа Нәбиуллина, Ленинодан Михаил Демидов, Зирекледән Кадрия апа Гатина, Гөлшат Нуриева, Яңа Чишмәдән Наталья Лазарева, Лилия Фәттахова, Үзәк китапханә директоры Гөлнур Латыйпова hәм китапханә хезмәткәре Сания Гыйльманова, Акъярдан Миләүшә Халикова китаплар турында фикерләре белән уртаклаштылар, юбилярга да матур теләкләрен җиткерделәр. Чистай шәhәреннән килгән Фидания Бикмөхәммәтова армиядә һәлак булган улына багышлап үзе язган җырларын башкарды.
Бәйрәмебез сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр янында дәвам итте. Бу көнне православие динендәгеләрнең олы бәйрәме hәм җирле шагыйрә Наталья Лазареваның туган көне дә иде. Аларны да котладык. Наталья Федоровна җавап итеп безгә үзе язган шигырен һәм яраткан җырын башкарды.
Ахырдан Кәүсәрия апа Зәйнуллина мәҗлесне: "Әйе, дуслыкта, бергәлектә бик тә күңелле! Рәхмәт сезгә, зиреклеләр! Яңа очрашуларга кадәр",- дип йомгаклап, очрашуга килгән hәркемгә изге теләкләр теләп, дога кылды.
Яңа иҗади уңышлар сезгә, коллегаларым!
Миләүшә Халикова,
Акъяр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X