Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Олы шәхесләребезне белик

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шахмай авылы - күп кенә олы, тарихи шәхесләрне биргән борынгы авыл, аңа тиздән 300 ел тула (2021 елда).

Атаклы драматург, язучы һәм шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзуллинның (1891-1928) бабалары, әтисе безнең авылдан. Хәзерге авыл советы урнашкан ике катлы бинаны Мирхәйдәрнең бабасы Әхмәтҗан Фәйзулла улы салдырган булган (1800 елларның башында булса кирәк). Бу бина, 1917 елдан авыл балаларын укыту өчен мәктәп булып, 50 еллар хезмәт итте, аннан соң 40 елдан артык балалар бакчасы булды, гомумән, авыл халкына бер гасырга якын хезмәт итүен дәвам итә. Моның өчен Әхмәтҗан бабайга олы рәхмәтләребез барып ирешсә иде. (Архив материалларыннан күренгәнчә, Фәйзулла бабай (1757 елда туган) Шахмайда ХVIII гасыр ахырында имамлык итә, ә аның улы Әхмәтҗан мулла Фәйзуллин 1829, 1836, 1846 елларда телгә алына).
Мирхәйдәрнең әтисе Мостафа 1835 елда туган һәм 19 яшенә кадәр Шахмайда яшәгән. 1854 елда ул Оренбург өлкәсе Орск шәһәренә барып, бертуган Хөсәеновларның җир биләмәләре управляющие булып урнаша. Бу эшендә ул чирек гасырдан артык, ягъни 1905 елга кадәр эшли. Шул заманнарда ул Орск шәһәреннән 50 км ераклыкта 30 лап йорты булган Күкшел авылын нигезли.
Мирхәйдәр 1891 елның 1 ноябрендә, шул авылда, гаиләдә 11 нче бала булып дөньяга килә. Үсә төшкәч, әти-әниләре белән берничә мәртәбә Шахмай авылына кайтып китәләр. Мирхәйдәр Фәйзинең исеме, драматург, язучы, шагыйрь буларак, Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Гафури, Г. Камал исемнәре белән бер рәттә тора.
1905 елларда Мостафаның Шакирҗан исемле улы (гаиләсе белән) Шахмайга, Әхмәтҗан бабасының йортына кайтып урнашалар. Шакирҗанның улы - Рифгатьнең балачагы 1917 елга кадәр Шахмайда үтә, шуннан алар Оренбургка күчеп китәләр. Рифгать Шакирҗан улы (1904-1983) Башкортстанның халык артисты.
Җәүдәт Фәйзинең (1910-1973) әтисе Харис Мөхәммәтзариф улы Шахмай авылында туган. Җәүдәт Фәйзинең абыйсы медицина фәннәре докторы, профессор - рентгенолог Мидхәт Харис улы Фәйзуллин (1908-1990) да Шахмайда туа. Ул озак еллар ГИДУВта рентгенология кафедрасы мөдире булып эшли. Ике улы -Альфред һәм Эмиль дә әтиләре юлыннан китеп, диссертацияләр яклап, Казанның югары уку йортларында укыталар.
Җәүдәт Фәйзинең энесе Шәүкәт Фәйзуллин Казанда атаклы инженер, РСФСРның атказанган энергетика хезмәткәре. Аның улы Эдуард авиация сәнәгатендә эшли, хәзерге вакытта татар морзалары мәҗлесендә актив катнаша.
Тиздән Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел булачак (2016 елда). Аның иҗатын һәм исемен сакларга кирәклеге турында фикерләремне җиткерәсем килә. Беренчедән, Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе Мостафа Фәйзуллин яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырасы иде. (Ул анда 1835-1854 елларда яши). Икенчедән, шул бинада аның музеен оештырасы иде. Мондый бердәнбер музей әлегә Балтач районының Шода авылында абыйсы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин йортында урнашкан. Ул Балтач районы җитәкчелеге тырышлыгы белән Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан, 1991 елда ачыла һәм Татарстан милли музее филиалы булып тора.
Шахмай авылында да үзләренең йортында музей ачарга мөмкинчелек бар. Мин бу эштә Яңа Чишмә районы җитәкчелеге, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Милли музее белән берлектә Шахмай авылында танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең музеен булдыруда ярдәм итүләрен сорыйм. Бу эштә Яңа Чишмә мәдәният бүлегенең, Шахмай җирле үзидарәсенең, шулай ук Шахмай урта мәктәбе укытучыларының актив катнашуларына ышанып калам. Музейга экспонатлар, материаллар туплауда авылдашларыбызның һәм Фәйзуллиннарның да булышуларын сорыйбыз. Безнең белән элемтәгә керсеннәр иде дигән теләктә калабыз. Бабалары нигезенә кунакка чакырабыз.
Хәзерге вакытта Казан Федераль университеты китапханәсендә, Кулъязмалар бүлегендә, Мирхәйдәр Фәйзинең әлегә кадәр басылмаган пьесалары һәм башка әсәрләренең кулъязмалары, шулай ук әтисе Мостафаның көндәлеге саклана. Мирхәйдәр Фәйзинең 1975 елда басылган икетомлыгы да китапханәләрдә, сатуда күренми. Алда әйтелгән язмаларны һәм ике томлыкны да кабат бастырырга кирәктер. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан нәшрияты һәм "Шәхесләр" сериясен чыгаручы "Җыен фонды" инициатива күрсәтсеннәр иде.
Әсхать ШӘРИПОВ,
Шахмай авылы ветераннар советы рәисе, ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев