Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Онытырга хакыбыз юк

Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов 40 елдан артык Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары - зиреклеләрнең һәм Яңа Чишмә районы авылларында туган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара.

Үз мәгълүматларын ул бөртекләп Җиңүнең 20 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә җыя башлый. Һәлак булган һәм сугышта катнашучы якташларының исемлекләрен төзегәндә ул өйдән-өйгә кереп, авылның өлкән яшьтәге кешеләреннән сораштырып йөргән, Зирекле авыл Советының хуҗалык китаплары белән (1946-1948 еллар), Яңа Чишмә хәрби комиссариаты һәм Республиканың милли архив фондлары белән эшләгән. Эзләнү эшләре буенча тырыш хезмәте Зирекле авылы тарихы турындагы өч томлы китапта өлешчә кулланылган, тулысынча Хәтер китабына кергән. Күптән түгел дөнья күргән "Вернуть долг памяти" китабы әлеге хезмәт җимеше. Әлбәттә, ул үзе генә эшләми, аңа битараф булмаган кешеләрнең тулы бер командасы булыша. Нинди зур эшләр башкарылган һәм хәзер нинди эшләр алып барылуы турында Мидхәт Гариф улы Газыймов укучыларыбызга менә ниләр сөйләде.
-Безнең кулда хәзер Татарстанның 28 томдагы Хәтер китабы булса да, бу эш бүгенгесе көндә дә дәвам итә, 18 томы Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарына багышланган. Татарстанда шундый зур күләмле база булуга да карамастан, без әле бүгенгесе көнгәчә сугышта һәлак булган әтиләребезнең һәм абыйларыбызның фамилияләрен эзләп табабыз. Мисал өчен, 2013 елның 21 мартында Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановтан мин 134 кешегә яңа мәгълүматлар алдым, шуның һәлак булган 39 сы Яңа Чишмә район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, тик, кызганычка каршы, алар "Вернуть долг памяти" китабына керергә өлгермәде. Җиңүнең 40 еллыгына кулларында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" дип аталган медаль таныклыгы булучыларга - сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә "Хезмәт фронтында катнашучыга" дигән юбилей медальләре тапшыра башладылар. Андыйлар Зирекледә 45 кеше иде. Тыл хезмәтчәннәренең - зиреклеләрнең калганнары "Бүләкләнү турындагы документларыбызны ничек табарга икән? дигән сорау белән миңа мөрәҗәгать иттеләр. Кызым Алсу белән ТАССР-ның Үзәк дәүләт архивында эшләгәндә ул чакта Зирекле авыл Советы составына керүче Зирекле, Красновидово, Вертубашка, Өргәнчә, Нагорный, Шемель авыллары буенча әлеге медаль белән бүләкләнгән 946 кешенең исемен язып алдык. Минем өчен бу чын ачыш булды. 30 елдан соң әлеге материалларны без "Кичуй" колхозы тарихына, "Бөек Ватан сугышы" бүлегенә керттек.
Бүген Интернетта, сайтларда һәлак булучылар, сугышта катнашучылар турында язмалар бар. Михаил Черепанов сайтлардан һәм Интернеттан җибәргән исемлекләргә таянып, без үз исемлекләребезне чагыштырып карадык һәм тәртипкә китердек. Нәтиҗәдә 2012 елда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Вернуть долг памяти" дип исемләнгән китап басылып чыкты. Китапка Яңа Чишмә (6258 кеше) һәм Ямаш (783 кеше) районнары торак пунктлары буенча сугыш елларында һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның барысы да кертелде.
Мин кабат Михаил Черепановка сугышчан бүләккә кемнәр тәкъдим ителгән булуы турындагы сорау белән мөрәҗәгать иттем һәм "Халык батырлыгы" сайтыннан Яңа Чишмә РХК тарафыннан сугышка чакырылган 1499 кешегә һәм Кзыл-Армия РХК-нан - 637 кешегә бүләкләү кәгазьләре бирелүе турында белдем. Шулай итеп, шактый еллар буена җыелган материалларыбыз кабат кирәк булып чыкты. 7 ай эчендә, әйтергә кирәк, "Алар җиңү яулап кайттылар. Яңа Чишмә районы" дип аталган китап өчен бөтен ил белән исемлекләр, материаллар әзерләдек, монда сугышта катнашучы 2956 кешенең исеме кертелде. Бу китапны хәзер клубларга, китапханәләргә, авыл җирлекләренә, мәктәпләргә, район халкына таратабыз.
Үткән елның маеннан бирле районның барлык авылларында "Татарстан Республикасының тыл геройлары" китабы өчен тыл хезмәтчәннәре турында материаллар җыю буенча эш алып барыла. Район ЗАГСы, райсобес, хакимият архив материаллары, авыл җирлекләренең хуҗалык китаплары буенча исемлекләр төзелә. Исемлеккә 8000гә якын кеше кертелгән инде. Әмма ТР Милли архив фондларыннан, аеруча ТАССР Югары Советы Президиумы фондыннан башка бу эшне җиңеп булмаячак. Анда 1945 елның декабреннән 1948 елның гыйнвар-февраленә кадәр һәр колхоз буенча тыл хезмәтчәннәрен "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләүләре турында актлар бар. Безгә һәр авылда, поселокта колхоз исемнәрен яңадан торгызырга туры килде. Алар 80гә якын иде. Кызганычка каршы, торак пунктларның күбесе җир йөзеннән юк ителгән, элек анда яшәүчеләрне эзләп табуы тагы да кыенрак. Авыл китапханәләре, АҖ башкарма комитет хезмәткәрләре тырышлыгы белән ул чактагы колхозларның исемнәрен барлый алдык, Милли архивка запрос ясадык. Бүгенгесе көндә анда безнең заявка буенча бүләкләү турында материаллар тапканнар, аларны туплау эше бара. Аларны 2014 елның 20-25 мартында алырбыз дип өметләнәбез.Кыскасы, Җиңүгә үз өлешен керткән солдатлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында онытырга безнең хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев