Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Осталыкның чишмә башы

4 гыйнварда үлмәс шәхесләрнең берсе, татар халкының моңлы улы Җәүдәт Фәйзуллинның тууына 110 ел тулды, - дип яза редакция почтасына Шахмай музее мөдире Гөлнар Сабирова.


Шул уңайдан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” искә алу кичәсе узды. Анда Шахмай урта мәктәбенең 9,11 сыйныф укучылары катнашты. Чара үлемсез “Башмагым” музыкаль комедиясеннән фрагмент күрсәтү белән башланып китте. Аннан соң музей мөдире Гөлнар Сабирова чараны дәвам итеп, балаларны композиторның тормышы һәм иҗатындагы кызыклы фактлар белән таныштырды.
Ерак Оренбург каласына кайчандыр Чистай өязе, Шахмай авылыннан килеп утырган Фәйзиләр нәселеннән байтак укымышлы, мәһабәт затлар чыккан. Җәүдәтнең әтисе - Харис Фәйзи - Чистапули танылган мәгърифәтче, журналист, мөгаллим-остаз. Шундый зыялы гаиләдә туган Җәүдәт  тә әтисенә охшап үсә, шигырьләр яза, гармун-пианинода уйный. Сәләтле егетне хәтта Салих Сәйдәшев тә Оренбургта яшәгәндә күреп, тыңлап соклана һәм үзенең музыка мәктәбенә ала.
Җ.Фәйзи тормышта үз юлын табу өчен шактый эзләнә. Хезмәт юлын укытучылыктан башлый. Аннары  Казанга килеп, университетның совет хокукы бүлегендә укый, юрист һөнәрен үзләштерә. Ләкин егетне Казанның музыкаль дөньясы үзенә тарта. Үз стилен, үз юнәлешен, нәкъ С. Сәйдәшев кебек, җыр-романс, музыкаль комедия һәм драмаларда таба. Үз-үзенә искиткеч таләпчән иҗатчы татар халык җырларын ныклап өйрәнә.
Без шундый бөек ватандашларыбыз белән горурланабыз. Шахмай авылында тумасалар  да, бабаларының нигезен хөрмәт иткәннәр, кайтып йөргәннәр. Бу хакта  Җәүдәт Фәйзи үзенең “Күңелем кыллары” дигән китабында “Сәяхәт” дип аталган бүлегендә язган: “Кайларда гына булмадык без бу сәяхәттә. Казан, Шахмай, Чаллы, Алабуга, Малмыж, Хуҗамәт дигән шәһәр -авылларны күрдек. Әтинең, әнинең туганнарында кунак булдык.     Шахмай  авылында зиратка бардык, анда әтинең әтисе – Зариф бабай күмелгән. Әти бабай кабере янына чүгәләп утырды да иңри-иңри елады. Әтинең елаганын бер дә күргәнем юк иде. Зуп-зур кеше еласа, әллә ничек, бик кызганыч, бик авыр була икән”.
Композитор 63 яшендә дөньядан китә. Гомере кыска, ә кешеләргә калдырган рухи хәзинәсе искиткеч зур. Аның үзе җыйган, барлаган, өйрәнгән халык көйләре тупланган "Халык җәүһәрләре” исемле китабы бар. Композиторның үзен дә "җәүһәр" дип атыйсы килә. Мондый җәүһәрләре булган халыкның яшәве өметле.
 Искә алу кичәсе композиторның шәхси архивыннан алынган  фотосурәтләр  стенды янында экскурсия белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев