Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Питрау“ бәйрәмендә рәхәтләнеп ял иттеләр

Узган шимбә көнне Ленино авылында 12 июльдә билгеләп үтелә торган "Питрау" керәшен мәдәнияте бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм авыл җирлеге башкарма комитеты, клуб, мәктәп, башка бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм химаячеләр - җирле эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган. Ул көнне монда тирә-як авыллардан - Благодатное, Әдәмсә, Тубылгы Тау һәм Яңа Чишмәдән кунак итеп чакырылган...

Узган шимбә көнне Ленино авылында 12 июльдә билгеләп үтелә торган "Питрау" керәшен мәдәнияте бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм авыл җирлеге башкарма комитеты, клуб, мәктәп, башка бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм химаячеләр - җирле эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган.
Ул көнне монда тирә-як авыллардан - Благодатное, Әдәмсә, Тубылгы Тау һәм Яңа Чишмәдән кунак итеп чакырылган керәшеннәр җыелган иде. Алар гына да түгел, шушы авылда туып үсеп, Татарстан шәһәрләрендә, күрше республикаларда һәм якын чит илләрдә яшәүчеләр дә кайткан иде. Озак еллар күрешмәгән авылдашларның сөйләшеп сүзләре бетмәде.Татарлар да, руслар да бәйрәм кунаклары булдылар, алар арасында Архангел Бистәсе, Чаллы Башы һәм Тубылгы Тау авылларыннан вокаль ансамбльләр дә бар иде. Төрле үлән исләре аңкып торган, кыр чәчәкләре, каен ботаклары һәм гирляндалар белән бизәлгән мәйдан, сәхнә, мәйдан тирәли куелган эскәмияләр, уеннар, кыскасы, бәйрәмгә бар нәрсә дә әзер иде. Һәр нәрсәдә милли төс сизелеп торды. Ерак та түгел өстәл тулы милли ризыклар белән керәшен өйчекләре урнашкан, аны АҖ бюджет оешмалары хезмәткәрләре ясаган. Монда бәйрәм дәвамында кунакчыл хуҗалар теләге булган һәр кешене зур самавырда кайнап утырган чәй белән сыйладылар. Балалар өчен Шенталадан өреп һава тутырылган аттракционнар, электромобильләр алып килгән иделәр, татлы мамыктан да авыз иттеләр. Яңа Чишмәдәге эшмәкәрләр дә үз товарлары белән сәүдә иттеләр, җирле кафе да эшләп торды.
Бәйрәм традиция буенча "Дуслык хороводы" белән башланып китте, аны Лениноның "Сурэкэ" һәм "Рябинушка", "Архангел чибәре", Чаллы Башының "Талир тәңкә" һәм Тубылгы Тауның "Ак калфак" халык коллективлары оештырды. Чөнки "Питрау" бәйрәменең мәгънәсе борынгы гореф-гадәтләрне хөрмәт итүдә генә түгел, ә бергә яшәүче халыкларның дус-тату яшәвен дә үз эченә ала. Ленинодан яшь артистлар милли киемнәрдән "Чәчәкле алан" бию композициясен күрсәтте.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар, тынычлык, бәхет һәм иминлек теләделәр. Сәхнәдә авыл аксакалларын, юбилярларны - хезмәт ветераннарын, Ленинодан иң әйбәт спортчыларны, иң яшь ленинолыларны хөрмәтләделәр. Халык җыр фольклоры осталары - авыллардан вокаль коллективлар һәм Ленино АМЙ яшь артистлары рәхәтләнеп җырладылар, публиканың күңелен күтәрделәр.
Олысы-кечесе - бар да күңел ачты. "Керәшен ихатасы"нда тамак ялгап чыккач, халык дәртләнеп төрле бәйгеләрдә катнашты. Әйтергә кирәк, халык бик актив булды. Балалар капчык киеп узышты, күз бәйләп приз кисте, иң әйбәт миннек бәйләү, "өч чишмәдән" юыну конкурсларында көч сынаштылар. Спорт ярышлары да оештырылды: гер күтәрү, гер ыргыту, аркан һәм таяк тартышу дисеңме. Перекладинада тартылу һәм этелү күпләрдә кызыксыну уятты: өч призлы урынга чыгучыларны 250, 500 һәм 1000 сумлык приз көтте. Халык уеннары да күңелле булды: команда белән бер чаңгыда узыштылар, каен себеркесе бәйләделәр, гаилә парлары "Тачкада узышты", утын кистеләр һ.б. Дуңгыз баласын тоту бәйгесе аеруча да кызык булды, тик дуңгыз баласы "аучылардан" җитезрәк булып чыкты, тоттырмыйча кырга чыгып чапты. Бәйрәмнең төп мизгелләре борынгыдан калган гадәт буенча кызлар һәм егетләрнең теләк теләп янган учак аша сикерүе иде. "Питрау" бик күңелле үтте. Сабыйлар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бәйрәмнән канәгать калдылар. Авыл пенсионеры Любовь Степанова уртак фикерләрен җиткерде: -Бәйрәм бик шәп булды! 100%ка! Шәһәрдәгечә, бар да әйбәт булды. Миңа калса, әйбәтрәктәдер әле. Шәһәрдә буфеттан нидер сатып аласы, ә биредә бар да бушлай. Сый-нигъмәтнең ниндие генә юк. Әйбәт оештырганнар, концерт та шәп.
Гомумән, бар да югары дәрәҗәдә! Авыл өчен бу беренче ачыш, чөнки мондый бәйрәм беренче мәртәбә үткәрелә. Киләчәктә ул тагы да әйбәтрәк булыр әле. Могҗиза булды, бар да шәп! Бөтен авыл чыкты! Бик шәп ял иттек! Без бик шат!
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев