Профессионаллар чыгыш ясады
10 апрельдә РМЙ-да район мәдәният йортының иҗат отчеты булып үтте. Чыгышларга тел-теш тидерерлек түгел иде. "Вакыт машинасы" девизы астында концертны алып баручылар: Надежда Зыкова белән Илназ Шәйхетдинов районга мәдһия җырладылар, концерт номерлары да тамашачыларга оешкан көненнән башлап бүгенгесе көнгә чаклы райондагы тормыш турында искә төшерде. Нык шомартылган таныш чыгышларын яңа...
10 апрельдә РМЙ-да район мәдәният йортының иҗат отчеты булып үтте. Чыгышларга тел-теш тидерерлек түгел иде. "Вакыт машинасы" девизы астында концертны алып баручылар: Надежда Зыкова белән Илназ Шәйхетдинов районга мәдһия җырладылар, концерт номерлары да тамашачыларга оешкан көненнән башлап бүгенгесе көнгә чаклы райондагы тормыш турында искә төшерде.
Нык шомартылган таныш чыгышларын яңа репертуар белән баетканнар, тамашачы аларын да бик хуплап кабул итте. Сәхнәдә еш балкыган, тамашачы һәрчак җылы кабул иткән Яңа Чишмә РМЙ триосы, Гөлназ Насыйрова, "Шешминка" бию төркеме, популярлашып киткән "Селяночка" ансамбле, саксофончы Әбдерәхим Мәхмүдов, биюче Александр Морозовтан кала, тамашачы яңа кешеләр белән дә очрашты.
Үзәкләштерелгән китапханә, РМЙ, БСМ хезмәткәрләре чыгышлары да сөендерде: алар массовкаларда гына катнашып калмадылар, сәхнә әсәрләрендә, җыр-биюләрдә төп рольне дә уйнадылар. Скрипка һәм пианинода (Г. Наумова, В. Маланчева) музыкаль композиция яңгырады, 80 нче еллар ритмында сәхнәдә С. Пьянзина белән Илназ Шәйхетдинов концертка дәрт өстәделәр. "Селяночка" башкаруында "Буранов әбекәйләре" чуаш, татар һәм урыс телләрендә җыр куплетларыннан өзекләр - попурри "сиптерделәр", ул бик шәп килеп чыкты.
Тамашачылар яңа укытучының класс белән танышуга корылган кечкенә сәхнә әсәрен җылы кабул иттеләр: чыгыш ясаучылар актерлык осталыгы күрсәтеп, хатын-кыз образыннан җиңел генә ир-ат образына күчтеләр.
Артистларның кечкенә балалары белән сәхнәгә чыгуы ямь өстенә ямь булды. Йомгаклау (соңгы) чыгышында "Туган көн" җыры көенә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре үзенчәлек керттеләр: кайбер коллективлар сәхнәгә зур "торт" чыгарса, болар зур "шампан шәрабы" чыгардылар. Дөрес, тамашачы көткән бөке ату (беренче рәтләр бераз сагаеп к
алса да) булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев